Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Яшим туган якта, җырлыйм синең хакта»

Карык-Сөрмә тырыш, максатчан халкы белән кабат сокландырды.

Карык-Сөрмәдә беренче генә булуыбыз түгел. Моннан алты ел элек авылда тәүге тапкыр булсак, 2017 елда ферма эшчәнлеге белән танышкан идек.

Проблемалар юк түгел
Карык-Сөрмәгә барган көн салкын булса да, авылның ачык йөзле кешеләре белән аралашкач, суыклар онытылды. Беренче очрашкан кешем авыл патриоты, удмурт телен саклап калу юнәлешендә бәһаләп бетерә алмаслык хезмәт башкаручы Василий Петрович Никитин булды.
– Бүгенге көндә авыл халкын нәрсә борчый?– дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Зур проблемаларыбызның берсе су башнясы. Искесе яраксыз, яңасы сатып алынды, урнаштырасы бар, – ди ул.
Проблемаларны хәл итүдә үзара салым акчасының файдасы зур булуын яхшы аңлый авыл халкы. Шуңа да биредә әлеге акчаларны җыюда тоткарлыклар күзәтелми икән. Мәсәлән, 2021 ел өчен үзара салым акчасын бердәм булып 7 февраль көнне җыеп бетергәннәр
– Авыл урамнары да үзара салым акчасына төзекләндерелдеме?
– Алар программа нигезендә 2014 елда төзекләндерелгән иде. Авыл урамнарына Урал вак ташы салынды. Хәзер бутый кигән юк, – ди Василий Петрович.
Элек юллар юк вакытта сөт тапшырырга да тилмергән авыл халкы бүген юлларның булганына, капка төбенә кадәр диярлек килеп сөт җыйганнарына бик куанып яши. Авылда көтүгә йөрүче сыерлар саны да соңгы елларда артуга таба бара. Бүген аларның баш саны 34кә җиткән.
Кызганыч, моннан берничә ел элек авылда ферма гына беткән. Биредәге маллар Борнак фермасына күчерелгән. Ирина һәм Владислав Матвеевлар, Иван Петров, Дмитрий Асаков хәзер күрше авылга йөреп эшли. Иван Петров җәйге сезонда умарталыкта да эшли икән. Аңа ярдәмгә элеккеге кортчы Семен Шестаков ярдәмгә килә дип сөйләделәр.
Механизаторлар Николай Рогожин, Николай Константинов, Алексей Якимов, комбайнчылар Николай Асаков, Владимир Якимов, шоферлар Николай Копаров һәм Андрей Игнатьев туган авылларының горурлыклары.
Узган көз “Борнак” җәмгыяте көче белән казлар һәм үрдәкләр үрчетер өчен сулыкларны чистартканнар. Бу шәхси хуҗалыкларда кош-корт асраучы авыл халкы өчен зур ярдәм булган. Җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповка моның өчен бик рәхмәтле алар.

Авылның күркәм гаиләләре
Авылда мәктәп, балалар бакчасы күптән ябылса да, бүгенге көндә клуб, китапханә, кибет эшләп тора.
– Авылыбыз кечкенә булса да, китапханәгә йөрүчеләр күп. Күбрәк авыл тарихы турында альбомнарны сорыйлар. Тарихны барлау, миллилекне саклап калу юнәлешендә бик күп эш башкарабыз. Авыл тарихын туплау, китапханәнең бер почмагында музей булдыруыбыз да шул максатта эшләнде, – ди кайнатасы Александр Якимов хезмәтен дәвам итүче, инде ике дистә ел биредә эшләүче Мария.
Китапханә шулай ук Сизнер авылы халкына да хезмәт күрсәтә. Мария ханым үзе дә Сизнер кызы икән. Карык-Сөрмәгә килен булып килгәненә дә инде күпме вакыт узган. Өч буын төп нигездә авылдашларына үрнәк булып яши.
Карык-Сөрмә авылының тагын бер күркәм гаиләсе Игнатьевлар хакында да бик җылы фикерләр әйттеләр авылдашлары. Гаиләнең иң өлкән кешесе Аграфена Павловнага шушы көннәрдә 92 яшь тула. Ул улы Юрий, килене Любовь, аларның уллары Игорь һәм Яков гаиләләре белән бергә яши. «Зифа» оешмасында эшләүче Игорь тормыш иптәше Наталья белән ике ул үстерәләр. Яков исә «Борнак» җәмгыятендә техника куркынычсызлыгы буенча инженер, урып-җыю чорында шофер булып та эшли. Тормыш иптәше Вероника белән бер ул үстерәләр. Авылда район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы кибет ябылгач, Игнатьевлар үз кибетләрен ачканнар. Любовь Игнатьева товар да ташый, үзе кибетче дә. Әлеге гаилә авыл тормышында да бик актив катнаша.

Балалар – авыл киләчәге
Авылның киләчәге булган балалар хакында авыл фельдшеры Лариса Никитинадан белештек.
– Мәктәп яшендәге – җиде, балалар бакчасына йөрүче өч бала бар. Алар Урта Көшкәт мәктәбенә һәм балалар бакчасына йөри. Өч сабый исә әлегә өйдә тора, – ди Лариса ханым.
Лариса Никитина ярты штатта авылда фельдшер, ярты штатка Сала-Көшкәт пунктына йөреп эшли икән.
– Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе югары уку йортларына укырга керүе сөенечле хәл. Алар безнең горурлык. Виталий Анатольевич Петровны гына алыйк. Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә аспирантурада укый, шул ук вакытта студентларга белем дә бирә, – ди Василий Петрович.

«Удмурт теле көн саен»
Василий Никитин авыл өчен җан атып яшәүчеләрдән. Телне саклап калу юнәлешендә дә күләмле хезмәт башкара. Ветеран укытучы 2016 елда очраклы рәвештә «Удмурт теле көн саен» төркеме белән таныша, ә берничә елдан әлеге төркемне оештыручы Украинада яшәүче Полина Григорьева тәкъдиме белән җитәкче итеп билгеләнә. Әлеге төркем эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? Василий Петрович көн саен табигать турында язмалар, русча шигырьләр һәм аларның удмуртчага тәрҗемәсе, кыска әкиятләр урнаштыра. Бүгенге көндә 9 меңгә якын язылучысы булган төркем удмурт теле укытучылары өчен әзер ярдәмлек дияргә кирәк.
– Ел дәвамында бер көн дә калмый башкарыла торган әлеге хезмәт ялыктырмыймы? – дип кызыксынам.
– Әгәр бер генә көнгә генә булса да эш туктатылса, укучыларымны ач калдырган кебек хис итәм, – ди Василий Никитин.
Әнә шундый тырыш, максатчан, үз авылының патриоты булган, милләт җанлы халык яши Карык-Сөрмәдә. Үзләре әйткәнчә, туган авылларында яшәп, туган телләрендә аралаша алулары белән бәхетле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карык-Сөрмә авыл халкы