Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек бәйрәме белән!

Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Сезне ихлас күңелемнән үзегез кебек гүзәл, ихлас Яшьлек бәйрәме белән тәбрик итәм. Яшьлек - кеше гомеренең иң күркәм, иң матур чоры. Ул бәхетле мизгелләргә, истә калырлык самими минутларга бик бай була. Шуңа да яшьлек гомерегезнең бәхетле узуын, уй-теләкләрегезнең чынга ашуын, тормышта зур уңышларга ирешүегезне теләп калам.

Яшьлек бәйрәменең тарихи вакыйгаларның берсе булган Универсиада алдыннан билгеләп үтелүе аны тагын да күркәм итә һәм сезгә зур бурычлар йөкли. Сез Универсиада объектларын төзүдә, аңа әзерлек эшләрендә зур өлеш керттегез. Рәхмәт сезгә! Аны үткәрү чорында да зур активлык күрсәтерсез дип ышанам.
Бүген кайсы гына тармакны алма, һәрберсендә яшьләребезне күрергә мөмкин. Алар өлкәннәребез традициясен лаеклы дәвам итеп, фидакарьләрчә хезмәт куя. Төрле оешмаларда, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә яшьләребезнең җиң сызганып эшләгәннәрен күреп чиксез горурланабыз. Тагын бер мәртәбә Яшьлек бәйрәме белән котлап, сезгә сүнмәс дәрт, саф мәхәббәт, ныклы сәламәтлек телим. Һәрчак яшьлек уты белән янып яшәргә, илебез өчен игелекле гамәлләр башкарырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250