Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьлеккә кайтып килдек, ди Яңгулның 80нче елгы яшьләре...

Әлеге күңелле кичәнең булганына бер атна вакыт үтсә дә, һаман да шуның тәэсиреннән арына алмыйча йөрим. 4нче апрельдә авылыбыз мәдәният йортында 80нче елгылар өчен "Яшьләр яшьнәтә" дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар.

Командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштык. Махсус безнең яшьлек чорындагы ретро-җырлардан торган дискотека да үткәрелде. Әлеге чара күптәннән күрмәгән авылдашлар белән очрашырга бер сәбәп тә булды. Әлеге кичтә мәдәният йорты хезмәткәрләренең "тырышлыгы" белән яшьлеккә кайтып килгәндәй булдык.
Фото: http://firma-chkalovsk.ru/component/eventlist/details/116-diskoteka-80-x.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250