Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьләр китә, өлкәннәр кайта

Комзавод авылында мәктәп ябык, клуб эшләми, кибет сирәк ачыла, ләкин тормыш дәвам итә.

Комзавод авылында бүгенге көндә 30лап йорт бар, шуның 22сендә хуҗалары яши.

Авылда башлангыч мәктәп ябык, бу мәктәп яшендәге балалар булмауга бәйле, клуб эшләми, ә кайчандыр ул эшчәнлеген гөрләтеп алып бара иде, кибет тә атнасына өч тапкыр гына ачыла, анда да кибетчесе төшкә чаклы сата да китә,  ерак авылдан килә икән, фельдшер, хат ташучы да Нөнәгәрдән килә. Ферма бар, анда ике кеше хезмәт куя. Менә шулай яши авыл. Инде тәмам сүнәр һәм сүрелер кебек тоелса да, иман йорты авыл халкын берләштереп, хезмәтләрне уртак итеп тота. Имам Рифат Минмуллин белән корган әңгәмәдән чыгып, моның шулай икәнлегенә инанасың:

– Әлхәмдүлиллаһ, 2007 елда ачылган мәчетебез әйбәт кенә эшләп килә, – ди Рифат хәзрәт. – Ун елдан артык инде авылыбызның күрке, нуры ул. Утка-газга бәйле барлык чыгымнарын да «Кызыл юл» хуҗалыгы күтәрә. Мәчеткә йөрүчеләр юк түгел, җомга намазларына бишәр кеше җыела, гаетләргә унбиш-егерме кеше килә. Бергә җыелган вакытта авыл хәлләре турында сөйләшәбез, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Үзара салым акчаcын бик мәгънәле, кулай алым итеп күрәбез, шул акчага чишмә будкасы ясаттык, зират өе эшләдек, менә соңгы җыйганын зират коймасын яңартуга тоттык. Бездә үзара салым бер кешегә 500 сумнан җыела, ләкин зур эшләргә ул акча гына җитми, шуңа күрә без аны, эшмәкәрләр ярдәме белән 1000 сум иттерәбез дә, дәүләттән артып кайтканын көтәбез, менә зират коймасын шулай эшләттек.

Үзара салым акчасына янгын гидранты куелган, шушы көннәрдә зират юлын төзекләндерү башланган.

Эшмәкәрләр дигәннән, әлеге изге эшкә Рифат әфәнде үзе, шушы авылдан чыккан, Балтачтагы «Новинка» кибете хуҗасы Марат Шәмсиев һәм дә биредә яшәүче яшь гаилә Рөстәм Нәҗипов кушыла. Алга таба чишмәләрне торгызырга да исәпләре бар. Зират коймалары бик яхшы килеп чыккан, шушы көннәрдә өмә дә үткәреп алганнар.

– Өмәгә 7-8 кеше килде, – ди Рифат әфәнде. – Кариледәге Айдар кардәшнең зират өмәсенә чакырып куйган игъланын күрдем дә, мин дә чакырып карыйм әле, дип, авыл группасына куйдым. Шул рәвешчә, зиратны, печәнен чабып, карт агачлардан арындырып куя алдык.

Зират коймаларын күрергә баргач, борынгы тугыз ташны да фотога төшердек. Мондый ташлар районыбызның кайбер авылларында берешәр я икешәр генә, ә Комзавод авылы зиратында унга берәү генә тулмый. Әлеге ташлар авылда заманында зыялылар яшәвен күрсәтә. Чыннан да, Комзавод авылы революциягә кадәр алдынгы сәүдәгәрләре белән дан тоткан. Авылның исеме дә Комаров дигән байның тау башындагы заводыннан килеп чыккан дип сөйлиләр.

Авылда, дөрестән дә, яшь гаиләләр юк. Әле декабрь аенда гына өйләнгән эшмәкәр Рөстәм һәм Саба кызы Илсинә гаиләсе дә бик төпләнеп калырдай итеп сөйләшми, әби исән чакта монда яшәячәкбез дип сүзне кыска тота. Аз сүзле Рөстәм авылның терәге, мәчеттә нинди генә чара узса да, аңа мөрәҗәгать итәбез, ди Рифат Минмуллин. Барлык чыгымнарны да күтәрә. Нәкъ менә ул атнасына өч көн булса да кибетен ача, сату итә.

... Мәчет янында бәрәңге бакчасын тутырып кабак утыртканнар, уҗымнары матур гына үрләп, үсеп килә. Шушы авылның оныгы буларак, ул йортның буш торганын белә идем, шуңа да биредә кеше яши мәллә дип сорамый калалмадым. Төп нигезне ташламыйк дип, балаларының балалары яшәргә кайткан икән. Мәрхүмә Былбыл апаның нигезендә дә гаҗәеп күркәм, заманча өй җиткереп ятмышлары (төзелешне фотога төшерергә башта рөхсәт бирсәләр дә, соңыннан уйларыннан кире кайттылар, шуңа күрә зәвыкле йортны сезнең хозурга җиткерә алмыйбыз, хөрмәтле укучым. З.Ш.).Менә бит, авылдан яшьләр китсә, туган нигезләрен сагынып  һәм саклыйм  дип өлкәннәр кайта. «Мин дә нигеземне ташламадым, әти-әниемне тәрбияләүне төп бурычым итеп күрдем, – ди Рифат хәзрәт. – Кызганыч, кечкенәдән үк туган нигезне ташларга ярамый дип үстерә белмәгәннәр безне». Ябык булса да, тышкы кыяфәте горур, төзек күренгән клуб һәм мәктәп яныннан узабыз. Ни әйтер икән дип хәзрәткә карыйм. «Клубны әллә ни кирәксенмибез, – ди дин әһеле сораулы карашымны аңлап. – Аннан соң юк бала өчен мәктәпне дә эшләтеп булмый бит.» Юлыбызны дәвам итеп, фермага керәбез. Безне Улисьялдан кадәр килеп эшләүче Виталий каршы алды. 7 ел эшлим инде, ди. Тракторчы икән ул биредә. Кардада маллар күренә, бозаулар да чыгарылган. Мал дигәннән, шушы фермада таналар карап лаеклы ялга чыккан, инде 89 яшенә җитүгә карамастан, сыер, бозау асраудан туктамаган түбән оч Сәлимә апага юнәлдек. Намаз әбисе өендә кызы Рузалия, күршесе Гөлфия апа белән безнең килгәнне көтеп утыралар иде. Бергәләшеп Гөлфия апаларга чәй өстәле артында әңгәмә корырга кереп киттек (гаҗәпләнә торган түгел, ике күрше шулай яши, бары-югы уртак дигәндәй...).

– Сәлимә апа гомер буе мал-туарны бетерми яшәде, әле дә булса шул рәвешчә авылны яшәтүгә, терлекне бетермәүгә үрнәк күрсәтә, – ди Рифат хәзрәт.

Күп итеп сарыгын, кош-кортын асраучы Сәлимә апа тормыш юлдашы Фәрит абый үлгәчтен (бер ел булды вафатына), казын да, сарыгын да бетергән, сыер, бозау, тавыгы гына калган. «Балалар кайтып йөрсә дә, бабайдан башка хуҗалыкны алып баруы кыен», ди Сәлимә апа. Чепья Сельхозтехникасында эшләп чыккан ире белән ике кыз, ике ул үстерде.

Зәйдә яшәүче Рузалия апа Татарстанның атказанган элемтәчесе, район почта бүлекчәсендә эшләүче Кадрия апа да хезмәт алдынгысы, Рафаэль улы «Балтач газы»нда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Фәнил улы «Водстрой»да электрчы. Бар да гаиләле, инде оныклары бар. Авыл, авыл инде... Матурлыгы, ихласлыгы бар.. Хезмәт белән көн күрелгәнлек ярылып ята. Бакчаларда бер буш урын да юк, һәр җиргә яшелчә, җиләк-җимеш утыртылган, чирәмлектә маллар арканда, каз-үрдәкләр инештә. Күңелләре күтәренке, җаннары иман рухы белән сугарылган, мәктәп-клуб эшләми дип кайгырмыйлар-борчылмыйлар, зарланмыйлар, тыныч кына гомер итәләр.  Бар да ялда, үз утарларында эшләп көн күрәләр дисәң дә була. Ял итү почмагына гына әверелеп бара бугай бу авыл дип уйлап куярлык кайчак. Без киткәндә урамда сабыйлар күренде, әбиләренә  кунакка кайтканнар икән. Иншаллаһ, алга таба күчеп үк тә кайтырлар әле, мондый ямьле авылдагы нигезне берсенең дә юк итәсе килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече авылар Комзавод авылы