Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьләр көне – 2021 яки биеклеккә тагын бер адым

Балтачның дәртле, идеяле яшьләре бистәдә узучы һәр заманча, кызыклы чарага районыбызның олысын-кечесен тарта. Узган якшәмбе гөрләгән Яшьләр көне моңа ачыктан-ачык дәлил.

Балтачның яшьләр эшләре һәм спорт, ЗАГС, мәдәният бүлекләре һәм ZoorZoom фото-видео студиясе егетләре оештырган ZoorZoom party районыбызның визит карточкасына әверелде дисәк тә, дөрес булыр. Бәйрәмгә балтачлылар гына түгел,  Казаннан, Кукмара, Саба, Арча районнарыннан 3 меңнән артык кеше җыелган иде. Сабантуй мәйданы янындагы кыр машиналар белән тулды. Балтач үзен югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Мөгаен, бәйрәм шимбә көн оештырылган булса, бу сан ике мәртәбә күбрәк булыр иде. Чара дүрт сәгать ярым дәвам итте. Ике рәт сату нокталары оештырылган иде: андагы уенчыклардан, зур утлы шарлардан, тәм-томнардан күзләр камашты.

Бәйрәм «Коляскалар парады»ннан башланды. Сәләтле яшь гаиләләребез берсеннән-берсе зиннәтле коляскалар ясаганнар, төрле мультфильм персонажлары булып киенгәннәр, чыгышларын ялт итеп әзерләп килгәннәр иде. Парадта бетон болгатучылар да, «Маша и Медведь» мультфильмы геройлары да, «стиляга»лар да, Мойдодырлар да, принц һәм принцессалар да, ут һәм тавыш белән тәэмин итүче текә кызлар-егетләр дә, алтын балыклар да бар иде. Бөтен җанын-тәнен биреп әзерләнгән яшьләр түбәндәге номинация-ләрдә бүләкләнде: «Иң креатив гаилә» – Карадуганнан Гөлназ һәм Салават Мөхәммәтовлар, «Иң эшчән гаилә» – Нормадан Фәридә һәм Булат Мөҗиповлар, «Иң музыкаль гаилә» – Балтачтан Гөлия һәм Гадил Гарифуллиннар, «Иң стильле гаилә» – Балтачтан Алинә һәм Рамил  Зәйнетдиновлар, «Иң әкияти гаилә» – Пыжмарадан Алия һәм Ленар Сәлаховлар, «Иң иҗади гаилә» – Кукмарадан Гөлшат һәм Камил Латыйповлар. Ә Гран-при иясе булып Балтачтан Юлия һәм Райнур Гыйльметдиновлар гаиләсе танылды.

Алга таба бәйрәмнең икенче өлешенә – алдынгыларны бүләкләүгә күчтек. Биредә балтачлылар район яшьләр хәрәкәтенә зур өлеш керткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенең рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән яшьләргә бүләкләр тапшырылды. Күп балалы яшь гаилә буларак Бөрбаш авылында 4 бала тәрбияләп гомер итүче Рәмзия һәм Илшат Гыйльметдиновлар да тәбрикләнде. Ә 29 яше тулмаган 3 һәм аннан күбрәк бала табучы гаиләләребезгә – Нормадан Зөлфия Илдар кызы Маннанова һәм Балтачтан Илзия Тәлгать кызы Кәримуллинага 100әр меңлек сертификатлар тапшырылды. Иң яшь гаиләбез – 19 июнь көнне никахларын рәсмиләштергән Адилә һәм Айнур Нигъмәт-җановлар да игътибарсыз калмады, алар, бүләкләрен кабул итеп алганнан соң, ямь өстенә ямь, матурлык өстенә матурлык өстәп, яшь парлар биюен башкарды. Алдынгыларны бүләкләү өлеше республика, Рәсәй спорт ярышларында матур гына чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган егет-кызларыбыз – барлыгы 87 спортчыны тәбрикләп тәмамланды.

Беренче ике өлешне Рамил Шәрәфиев һәм Руслан Гыйльметдинов алып барсалар, Казан артистлары концертын Фәнил Вакказов алып барды. Концерт гаҗәп шәп һәм кызу булды дисәк тә, аз булыр кебек. «Казан егетләре», Лилия Хәйруллина, Илназ Гарипов, Рафис Кәлимуллин, Илшат Сафин, Айгөл Рәхимова, Зәринә Асылкаева, Айнур Каюмов, Инсаф Мәрданов, Ренат Галиәскәр, Айдар Галиәскәров һәм Рәсим Фасыйхов Балтач сәхнәсен дер китереп, халык күңелен күрделәр. Ай-яй Илшат Сафинны Балтач халкы бик ярата икән: сәхнәгә кабат чакырып чыгардылар, тагын берничә җырын җырлаттылар. «Казан егетләре» белән Рафис Кәлимуллин олыларны да биеттеләр, егетләрдән энергия ташып торды, халык җырчылар белән бер дулкында иде. Лилия Хәйруллина өченче баласын алып кайтып бер атна узуга ук сафка басты, хатын-кыз башкаручылардан тамашачылар иң күбе аны якын итте. «Казан егетләре» «яшәргән», төркемнең яңа составын райондашларыбыз һәм кунаклар бик ошатты, егетләр бәйрәмдә өр-яңа җыр – Балтач гимнын тәкъдим итте. Шәп, кушылып җырладык. Афәрин, егетләр. Үзебезнең Борнакныкылар – Ренат һәм Айдар Галиәскәровлар бию конкурсы алып барды, аларның сүз осталыгына тәҗрибәле алып баручылар да көнләшә аладыр, мөгаен, тамаша барышында халык ята-ята көлде. Бер сәгать тирәсе дәвам иткән күбекле дискотекадан соң бер коры кеше дә калмады. Илназ Гарипов башлап җибәргән дискотека кызганнан-кыза барды, искиткеч бәйрәм салюты атты, күбекләр «явып торды», температура артканнан-арта барды, яшьләр рәхәтләнеп бии бирде.

Яшьләр бәйрәмен актив һәм максатчан яшьләр яшәтә, яшәртә. Балтачыбызда узган бәйрәм дә югары планканы алды. Җитәкчелек районның актив, эшлекле, иң мөһиме, идеяле яшьләре белән дөрес хезмәттәшлек иткәндә генә шундый матур бәйрәмнәр килеп чыга ул. Күрше-тирә районнарга үрнәк булып гөрләгән бәйрәмнең оештыручылары – ZoorZoom фото-видео студиясе егетләре белән элемтәгә кердек, киләсе елларга планнар турында сораштык. «Хәзер югары дәрәҗәне тотарга, яңалыклар кертү, бәйрәмне тагын да үзенчәлекле итү өстендә эшләргә кирәк», – диде егетләр. Һәр районның аны якын-тирәгә таныткан – йөзе булган бәйрәме бар. Бәлки Балтачның Яшьләр көне дә шундый оештыручы егет-кызларыбыз, идея белән янып яшәүче яшьләребез булганда алга таба фестиваль статусын алыр һәм зур, масштаблы вакыйга буларак бөтен күрше төбәкләрне җыючы бәйрәм булып яши бирер. Ә инде ZoorZoom party – 2021 килгән кунакларның күңелләрендә грандиоз тамаша булып әле озакка истә калыр.

Фотолар ZoorZoom фото-видео студиясенеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне