Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьләрне гламур тормыш җәлеп итә

Соңгы арада кайчандыр дискотекалары белән шаулап-гөрләп торган авыллар нишләптер хәзер шимбә-якшәмбе көннәрендә тынычлыкта утыра. Мондый күренешкә китерүнең төп сәбәбе мәдәният йортларының эшчәнлекләре җитеп бетмәүдәнме, әллә яшьләрнең ихтыяҗлары артык киңәеп киттеме? Гомумән, районыбыз яшьләренең кичке тормышы ничек оештырылган? Шушы хакта район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән әңгәмә...

- Яшьләрнең кичке ялларын үткәрү модасы бар. Әйтик, әби-бабалар кичке уеннар аша үзләренә тормыш юлдашы сайлап, алар белән киләчәкләрен бәйләгәннәр. Тора-бара ул уеннарга алмашка дискотека килеп кергән һәм 21 гасырның икенче унеллыгында кичке ялны кем ничек үткәрә ала модасы керде. Яшьләрне телевидение, интернет, газета-журналларда күрсәтелүче гламур тормыш үзенә җәлеп итә. Бүгенге җәмгыятьтә килеп туган бу проблема безне һәм яшьләрне дә бик борчый. Яшьләрнең кичке ялын оештыру буенча төрле буын вәкилләре белән фикерләр алышабыз. Сөйләшүләрдән аңлашылганча, яшьләребезгә бүген шейк биюе генә кызык түгел, аларга боулинг, бильярд үзәкләре, төрле юнәлештәге кафелар, гомумән, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерердәй җирләр кирәк. Дөрес, районыбызда «Хыял» яшьләр үзәге тарафыннан яшьләр хәрәкәтләренең инициативалары белән һәр атна саен авылларга йөреп тематик дискотекалар үткәрелә. 2015 елда ачык һавада да клуб хезмәткәрләре тарафыннан дискотекалар оештырыла башлады. Әлеге башлангыч уңышлы булганлыктан, аны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

- Рөстәм Рафисович ә атна уртасында яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә ала?

- Әлбәттә, яшьләрнең кичке тормышы шимбә-якшәмбе көннәренең кичке уныннан соң гына башлана дип уйларга ярамый. Аларның көндәлек кичке вакытларын дөрес һәм файдалы итеп уздыру да безнең төп вазыйфа булып тора. Районыбызда ел дәвамында яшь гаиләләрнең тәрбиясе буенча шактый гына күләмле чаралар үткәрелә. Игътибар итсәгез, район мәдәният бүлеге тарафыннан да яшьләребезне сәнгатькә тарту йөзеннән спектакльләр куела. Яшьләребезнең үзешчән сәнгать коллективларыннан торган концертлар оештырыла. «Хыял» һәм «Факел» клублары тарафыннан мөһим даталар уңаеннан күңелле кичәләр үткәрү дә традициягә кереп бара.

- Яшьләр арасында спортка тартылу ни дәрәҗәдә?

- Районыбыз яшьләре үз иткән тагын бер юнәлеш - спорт секцияләренә йөрү һәм спорт ярышларында актив катнашу. Статистика саннарына күз салсак, бүгенге көндә районыбызның 42% халкы спорт белән шөгыльләнә. Бу ясалма саннар гына түгел, районыбызда төрле буын вәкилләренең актив төстә сәламәт яшәү рәвеше алып баруы һәм республика, Рәсәй күләмендә үткән ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары моңа җитди дәлил. Чыннан да күңел сөенә, кайсы гына авылга барма, кайсы гына спорт мәйданчыгында булма, шимбә-якшәмбедә генә түгел, атнаның һәр көнендә дә спорт кайный. Яңа алымнар кулланып эшләргә тырышабыз. Быел һәр атнаның чәршәмбе көнендә чаңгы сөюче дуслар өчен яктыртылган чаңгы юлында төп уздырылучы ярышлардан тыш, яңаларын үткәрдек. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ветераннар арасында хоккей, һәр шимбә-якшәмбедә чемпионат формасында сентябрьдән алып майга хәтле кече футбол, һәр айның соңгы җомга көнендә өстәл теннисы ярышлары уздырыла, барысы бергә яшьләр һәм балалар өчен 114 ярыш оештырыла. «Хыял», «Факел» һәм Балтач спорткомплексында фитнес түгәрәге эшли. Кызларыбыз бадминтон, чаңгы, волейбол, баскетбол, кул көрәшенә тартылалар. Түгәрәкләргә йөрү пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикле булганнар һәм мәктәп укучыларына бушка. Ә инде хезмәт яшендәге район халкына, күрше-тирә районнар белән чагыштырганда керү хакы иң арзан бәядә түләү инвентарьларны тәртиптә тоту өчен генә алына.

- Рөстәм Рафисович, яшьләр үзләре нинди фикердә?

- 3-4 ел элек Айрат Хәйруллин җитәкләгән аграр яшьләр хәрәкәте инициативасы белән яшьләрне укуга җыя идек. Шуннан елга 2 тапкыр бөтен җирлектән студентлар арасыннан активларны җыеп, район башлыгы һәм аның урынбасарлары катнашында очрашулар үткәрә башладык. Әлбәттә, әлеге очрашулар коры сөйләшү белән генә түгел, төрле тренинглар белән үрелеп бара. Аларда элегрәк яшьләребез глобаль булган, бүгенге көн күзлегеннән караганда хәл итәргә мөмкин яки авыр булган фантастик сораулар биргән булсалар, гыйнвар аенда булган очрашуда авыл эчендәге юллар, янгынга каршы көрәш максатыннан гидрантлар кую, зират киртәләренең, чишмәләрнең төзеклеге кебек мәсьәләләрдә активлык күрсәттеләр.

- Республика күләмендә үткәрелүче спартакиадалардагы яшьләребезнең уңышлары хакында да әйтегезче?

- Республика күләмендә авыл яшьләре, балалар, укытучылар, ветеринария хезмәткәрләре, табиблар арасында спартакиада ярышлары уза. Муниципаль хезмәткәрләр арасында бишенче тапкыр үткәрелүче спартакиадада 8 спорт төрендә катнашып, өченче урынны яуладык һәм республикадан 700 мең сумлык спорт мәйданчыгы белән бүләкләндек. Быелгысын да уңышлы башлап җибәрдек, Зәйдән чаңгы ярышы буенча икенче урынны алып кайттык, калган спорт төрләрендә дә шушы югарылыкта чыгыш ясарга насыйп булса иде дип өметләнәбез.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Яшьләребезнең тормышын тагын да камилләштерү юнәлешендәге эшләвегездә зур өметләр баглап калабыз.

Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250