Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшәргә омтылыш каян килә... (фото)

Бу көннәрдә "Наз" тернәкләндерү булекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары хәйрия концерты белән килде.

Евгения Михайлова җитәкчелегендә оештырылган бу чара бик күңелле узды. Концертны Гөлсинә Животникова алып барды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәрде. Әдилә Нәбиуллина башкаруындагы "Свердлау татарлары" биюе тамашачыга бик ошады. Диләрә Камалова "Җиләкле җәй", Диләрә Вәлиева "Тыңлачы сандугач" җырлары белән өлкәннәрнең күңелен яулады. Ринат Сагтдинов, Ильдан Саттаров, Әлфис Гарипов баянда моңлы көйләр башкардылар. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшь чакларын искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеп тә алдылар.

"Наз"да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мондый чаралар талант иясенә уңыш китерә, ә өлкәннәннәргә алга таба яшәргә омтылыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250