Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшәргә яраклы планеталар табылган

Астрономнар яшәү шартлары җиргә караганда да яхшырак булган планеталар барлыгын ачыклаганнар. Космоста, җиргә караганда тормышка яраклырак планеталар бар.

Бу нәтиҗәгә Америка һәм Германия астробиологлары ирештеләр. Тикшерүче галимнәр 4500 билгеле экзопланетада температура, дым һәм башка экологик факторлар турында мәгълүмат туплаганнар. Аларның 24е безнең җирдән олырак, зуррак, җылырак һәм дымлырак икәнлеген ачыклаганнар. Мондый планеталарда тормыш дәрәҗәсе җиргә караганда югарырак формада үсү өчен күбрәк мөмкинлекләр бар икән. Бу 24 планеталарның барысы да йөз яктылык елы аралыгында һәм киләчәктә заманчарак космик телескоплар белән өйрәнелергә мөмкин.

"Яңа космик телескоплар барлыкка килү белән бездә күбрәк мәгълүмат булачак. Безгә икенче җир эзләү белән генә чикләнмәскә кирәк, чөнки кайбер планеталар безнекенә караганда да яхшырак булырга мөмкин", - ди тикшеренү университеты профессоры Дирк Шульц-Макуч, дип яза Өмет.

 

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: РИА Новости
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наверное поэтому наши олигархи убивают Землю нашу,есть им куда и на что бежать.

    Теги: җир планета астрономия