Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшүсмернеӊ күнегүләрдән соӊ гомере өзелгән

14 яшьлек, Вадим исемле яшүсмер хоккей буенча күнегүләрдән кайтканда аӊын югалтып егыла һәм хастаханәгә алып килеп җиткерүгә, җан бирә.

Әлмәт шәһәрендә 19нчы октябрь кич белән күӊел ышанмаслык хәл була. 14 яшьлек, 8нче класста укучы Вадим исемле яшүсмер хоккей буенча күнегүләрдән кайтканда иптәшләреннән аерылып, кечкенә ниндидер газлы баллонны сиптереп исни башлый. Моны күргән дуслары бу сиптергечне алырга телиләр, әмма Вадим зур җитезлек белән аларны этеп, качарга тели. Берничә адым атлауга, аӊын югалтып егыла. Күтәреп өенә алып кергәннән соӊ, «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. Тиз арада килеп җиткән табиблар аныӊ клиник үлем хәлендә булуын күрәләр. Хастаханәгә алып килеп җиткерүгә, яшьүсмер җан бирә, аныӊ йөрәге туктый.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тарафыннан бу фаҗиганеӊ нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкканлыгы ачыклана.
Фото: http://www.ntv.ru/novosti/673438/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250