Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьтәшләр

«Балтач газы» идарәсендә токарь булып эшләгән Фәрит Җәләлов белән десантчылар бәйрәмендә беренче тапкыр 10 ел элек танышкан идек.

Яшьтәшләр булып чыктык, икебез дә июнь аенда ике генә атна аерма белән дөньяга килгәнбез. Хәрби хезмәтебез дә янәшәдә генә узган. 1970нче елның язында бер-бер артлы Коркачык аэродромында хәзерлек үтеп, самолетлардан сикергәнбез. 1971нче елның язында ул Литва җиреннән «учебка»дан киткәндә аның урынын мин алыштырганмын. Төп хезмәт итү урыннарыбыз гына аерым булган. Мин Фирганә дивизиясендә хезмәт итсәм, ул хезмәтен Тула дивизиясендә төгәлләгән. Үзем белән тагын ике яшьтәшем, десантчы дусларым Чепьядан Таһир Гаязов һәм Биктәштән Борис Романовларның да юбилей елы. Таһир белән «гражданкайда икебез бер үк самолетлардан сикерсәк, Борис белән «учебка»ны бергә бер үк гарнизонда янәшә казармаларда гына үттек.
Яшьтәшләремне 60 яшьлек юбилейлары, ә барлык десантчы дусларымны һава десанты гаскәрләренең 82 еллыгы белән котлыйм! Ходай барыгызга да нык тазалык, гаилә бәхете, хәерле озын гомер насыйп итсен. Мәрхүм булган десантчыларның гаиләләренә исә Ходай сабырлык бирсен дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250