Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьтәшләре балалалар бакчасында уйнаганда Данил Закиров халыкара бәйгеләрдә катнаша

Балтач бистәсендә яшәүче 9 яшьлек Данил Закиров 4 яше тулганчы укырга, язарга, шашка, шахмат уйнарга өйрәнә ул. Спорт белән шөгыльләнә башлый. 5 яшендә сәнгать мәктәбендә курай, домра классларына укырга да керә.

Шунысы куанычлы, хәзерге заман балалары үзләрен елдан-ел акыллырак, сәләтлерәк итеп күрсәтә баралар. Минем сүзем үсеп килүче шундый яшь талантларның берсе - гимназиянең 2нче сыйныфын тәмамлаган укучы - Данил Закиров турында.
9 яшендә генә булса да, ул үзен күп яктан күрсәтергә өлгергән дә инде. Данил кечкенәдән үк укырга, язарга өйрәнә, тимераякта, чаңгыда йөрергә, суда йөзәргә ярата. 4 яшендә инде бабайсы белән шашка, шахмат уйнарга да өйрәнә. 5 яшендә - сәнгать мәктәбенең домра классына кереп, остазы Гүзәлия Мөбәракҗановадан музыка дәресләре ала башлый. Аннан курайда уйнарга өйрәнү серләрен үзләштерүгә керешә.
Нәни музыкантның сәләте тиз ачыла. Яшьтәшләре балалалар бакчасында уйнап калганда ул инде район, республика, Россия күләмендәге һәм халыкара конкурс-фестивальләрдә катнашып, мактаулы исемнәргә лаек була. Гимназиягә укырга кергәч тә, белем үрләрендә зур тырышлыклар күрсәтеп, тиз арада уңышларга ирешә. Беренче сыйныфны "Гимназиянең ел укучысы" дигән исем белән тәмамлый. Быелгы уку елында да күп төрле олимпиада, конкурсларда катнашып, призлы урыннар алырга өлгергән. "Дөньяның бәллүр йөрәге", Талантлар дуслыгы", "Созвездие-Йолдызлык" фестивальләре, "Арча ягы - данлы Тукай ягы" һәм Мансур Мозаффаров исемендәге республика конкурслары лауреатлары ул.
Талантлы музыкант булу өстенә, Данил үзен оста шахматчы итеп тә танытты. Республиканың төрле районнарында, күрше өлкәләрдә үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып, уңышларга ирешеп, үз яшьтәшләре арасында Татарстан беренчелегендә һәм Самарада узган Россия Чемпионатында авыл укучылары арасында беренче урыннарны яулап кайтты. Хәзер ул төрле шәһәрләрдә уза торган шахмат ярышларында үзеннән өлкән шахматчылар белән дә уйнап, осталыгын арттыра тора.

Данилның атна саен төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап кайтуын классташлары да сөенеп көтеп ала. Аңа: "Сине Гиннеслар китабына кертергә кирәк инде" диләр икән. Мондый уникаль, сәләтле баланы тудырып-үстереп, аңа бар яклап мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иткән, шундый күп санлы бәйгеләргә йөртергә вакыт һәм мөмкинлек тапкан Данилның әти-әнисе олы мактауга лаек. Әтисе Ренат белән әнисе Гөлназның горурлыгы бу егет. Гаиләсендә кечкенә сеңлесен карарга да булыша, әби-бабалары өчен дә олы бер юаныч.

Шундый яшь талантлар үсеп килүе Балтачыбыз өчен дә зур горурлык бит. Киләчәктә дә аңа уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250