Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ясминә Кыш бабайдан телевизор көтә

Республикабызда нәшер ителүче шәхси бер газетада дөнья күргән "Кыш бабайга хат" дигән сәхифәгә Балтачта яшәүче Гүзәлия ханым да хат юллый.

Үзе өчен түгел, оныгы Ясминә исеменнән Кыш бабайга хат яза ул. "Оныгыбыз Ясминә тумыштан зәгыйфь, ДЦП белән чирли. Телевизор карага бик ярата. "Ну, погоди!" ны бигрәк яратып карый. Әмма апасы мәктәптәп кайткач, телевизор Ясминәгә бик эләкми. Кыш бабай! Зинһар, шушы баланың гозерен ишетеп, телевизор алып кил безгә!", дип язылган хатта.

Инде Кыш бабай кызның әбисенә шалтыратып әйтеп тә куйган: "Бүләкләр санаулы булу сәбәпле, сезнең якларга килеп җиткәнче телевизор калса, һичшиксез, Ясминәгә үзе теләгән бүләкне тапшырам" дигән.

Инде безгә килеп җитәргә дә санаулы гына көннәр калган. 15ләре Балтачта булырга тиеш, ди. Инде көннәр җылытып, Кыш бабабыз гына эреп юкка чыкмасын.
Фото: ded-moroz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250