Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА: "Балтачыбыз көннән-көн матурлана"

Яңа биналар салыну, юллардагы төзекләндерү эшләре турында да даими яктыртып барырга тырышабыз. Бистәбез заманга яраклаштырылып, шәһәрләшә бара. Үзәк ял паркын гына карагыз, аннан халык өзелми.

Шушы көннәрдә яңа утыргычлар да куйгач, тагын да ямьләнеп киткәндәй булды. Яңа өйгә җиһаз алып кайтып куйганнар диярсең, игътибарны җәлеп итеп тора.
Янәшәдә ике балалар бакчасы булгач, кичке сәгатьләрдә әти-әни, әби-бабайлар ул-кызлары, онык-оныкчыклары белән бирегә кереп ял итеп кайтып китә. Алар кояш нурларында җемелдәп, күзләрне камаштырып, ургый-ургый аккан фонтанга карап, шул фонтан суында нәни кулларын чылатып уйнаган, тормышның матурлыгына ихластан сөенгән балаларга сокланып, аларның җиһанны яңгыратып көлгән шат авазларына сөенеп, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250