Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ятим калдык

Ятим калдык. Барыбыз да ятим калдык. Алтмышка җиткән уллар да, киленнәр дә, оныклар да.

Әниебез Фахрниса Габделфасих кызы Хәкимова Әтнә авылында 1939 елда туган. Аның балачагы да, аннан соңгы яшьлек еллары да рәхәт вакытларга туры килмәгән. Әти белән ике улга гомер биреп, үстереп, укытып, өйләндереп, киленле, оныклы булдылар. Әни лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында кер юучы булып эшләде. Шуңадырмы гел чисталыкны, пөхтәлекне тәртипне бик яратты. Бер дә эшсез утырмады. Оныклары, аларның балалары өчен нишләргә белмәде. Хәер, барыбызны да дога белән озатты, дога белән каршы алды. Өебездән бер дә кеше бетмәде, чит өлкәләрдән дә килүчеләр булды. Берсен дә кире бормады, шифалы сулышы белән, сихәтле догасы белән башкаларга җиңеллек китерде.

Әниебез бакыйлыкка күчкәч өебез бөтенләй бушап калды. Без өелешеп ятим калдык. Оныкчыклары бигрәк тә юксына акъәбиләрен. Әниебезнең  дәвасын, ярдәмен күргән һәркем аңа хәерхаклыдыр, рухына догададыр дип ышанабыз.

Әниебезне соңгы юлга озатканда матди ярдәмнәре, киңәшләре, җылы сүзләре белән якынайган туганнарыбыз, кода-кодагыйларыбыз, авылдашлар, күршеләр, хезмәттәшләр, сыйныфташларга, дусларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Табибә Резедә Нуретдиновнага, шәфкать туташы Гөлназга да рәхмәтлебез.

Чепья авылы, мәрхүмнең гаиләсе

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе