Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яз төрлечә килә... (+фоторепортаж)

Көшкәтбашлылар яз килүгә сөенеп, менә нинди фотолар белән бүлештеләр. Районыбызның төрле почмагында яз төрлечә килсә дә, аның матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый.

"Авылда яз... урамнарда гөрләвекләр ага... сыерчыклар сызгыра... ишегалдында казлар каңгылдый, каяндыр сыерлар мөгрәгәне ишетелә, бакчадан сарыклар тавыш бирә... кыскасы, бөтен җиһан- табигать, тереклек уяна... елгада су әле көчле түгел, үз көенә генә агып ята... әле аның холык күрсәтеп бер тулып, ташып аласы бар... Һәркемгә эш җитәрлек: кемнәрдер канау казый, кемдер ишегалдындагы кыш буе өйгән карын тарата, кемдер көне буе өй астындагы бәрәңгесен саклый, кемнәрдер инде бәрәңгеләрен чыгарып та өлгергән... кемдер үсентеләр белән кайнаша... мәш килеп яшәп ятыш... ашарга ашыбыз,эшләргә эшебез булган өчен, кабат әйләнеп килгән язларны күрергә насыйп иткәне өчен Аллаһыга мең рәхмәт... Яз яз инде ул... аның холкы үзе белән... быел ниндие килгәндер..." дип яза ШАТ-Көшкәтбаш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев