Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язгы чәчү көндәлеге

Район язгы чәчүгә керешүгә атна-ун көн вакыт үтте. Бүген җир әзерләү, чәчү тулы көчкә бара дисәң дә арттыру булмас.

Илгиз Заһидуллин – «Яңа тормыш» җәмгыяте баш агрономы:

– Эш темпы һава шартларына бәйле төстә без теләгән дәрәҗәдә үк булмаса да, механизаторларыбыз тырышып эшли. Уҗымнарны, күпьеллык үлән басуларын тырмалау, тукландыру тәмамланды, туңга сөргән җирләрне тырмалау тәмамлану алдында. Бүгенге көндә чәчүгә җир әзерләү, чәчү эшләре бара. 1197 гектарда сабан культуралары чәчелде инде. 558 гектар мәйданда арпа, 96 гектарда солы чәчтек, хәзерге вакытта бодай һәм берьеллык азык культуралары чәчәбез. Үткән ел хуҗалыкка яңа «Фиат» чәчү комплексы алган идек, бүген-иртәгә ул да чәчүчеләр сафына кушылачак. Механизаторы Ришат Әсхадуллин бик булдыклы, көн-төн тырышып эшли торган егет. Моңа кадәр дә «К-744» тракторында туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда, җир әзерләүдә бик нәтиҗәле эшләде. Уҗым тукландыруда Владислав Петров, ашлама алып чыгуда Сергей Щербаков, аммиак белән һәм аммиаксыз җир әзерләүдә Илшат Баһаветдинов, Марат Газыймҗановлар, чәчүдә Шамил Гыйльманов, Нурислам Гарифуллин, Самат Шәрәфиевлар көнлек нормаларын арттырып үтәп, намус белән эшләделәр һәм эшлиләр. Кечкенә басу-участокларда, берле чәчкеч белән Илһам Шәрипов шулай ук үзенә кушылганны җиренә җиткереп башкара. Егетләр барысы да бердәй тырыша, җирнең өлгерүе генә кирәк.

Фирдус Хәкимов – «Татарстан» хуҗалыгы баш агрономы:

– Язгы кыр эшләренә районда беренчеләрдән булып керештек. Бүген җир әзерләү, чәчү тулы көчкә бара дисәң дә арттыру булмас. 3 майдан «Джондир» чәчү комплексын ике сменада эшләтә башладык. Бертуган Ришат һәм Рәфкать Саттаровлар берничә ел шулай эшли инде. Борчак, арпа чәчтек инде, 5 май көнне кукуруз һәм бодай чәчә башладык. Уҗымнар үткән елга караганда начаррак кышласа да, шөкер, бөтенләй боза торган участоклар юк, бер өлешен өстәп чәчәргә генә туры килә. Быел хуҗалыкка яңа «Туман» агрегаты алган идек. Яшь булса да, моңа кадәр шофер буларак макталган Ранил Сәйфелганиев аның белән уңышлы гына эшли алды. Шулай ук тукландыруда ике чәчкеч агрегаты белән Илшат Һидиятов, Валентин Яковлевлар да зур хезмәт куйды. Соңгы көннәрдә алар да сабан культуралары чәчүгә кереште. «Джондир» керә алмаган барлык участокларда елдагыча алар чәчә. Аммиак кертеп җир әзерләүдә Ринат Хөснетдинов, Илшат Галиевлар, туңга сөрел-гән җирләрне тырмалауда Илнур Минһаҗев, Радик Бариев, Фәнис Сәйфетдинов, Фәнил Хамматов, Рәдис Габдуллин, Рафил Габделхаковлар көннән-көн эш темпын арттыра бардылар. Рафил Каюмов, Илдар Мәхмүтовлар исә кукуруз чәчүдә тырышып эшли. Быел бездә бу культура бөтенесе 770 гектарда игеләчәк, шулай ук 100 гектарда бәрәңге утыртырга планлаштырабыз.

Рәлиф Галиев – «Маяк» җәмгыяте баш агрономы:

– Язгы чәчүгә керешүебезгә атна-ун көн вакыт үтте. Әлеге вакыт аралыгында арпа, бодай, солы, кукуруз, берьеллык культуралар чәчелеп, барлык чәчеләсе мәйданның 40 %ын тәшкил итте. Чәчүдә «МТЗ-1221» тракторы белән Тәбрис Гайфуллин, «К-744»тә Илфат Әхмәтханов, «МТЗ-82»дә Илгиз Хәлиуллин, «ДТ-75»тә Ришат Нәбиевлар хезмәт куя.

Шушы ук хуҗалыкта озак еллардан бирле агроном булып эшләүче Тәбрис Галимуллиннан карлы кыштан соң җирнең әзерлеге хакында кызыксынмый кала алмадым. «Кар күп булса да, аптырый торган ел булды бу. Җәй урталарында да кереп булмый торган сазлыкларга бүгеннән үк кереп була инде. Мөгаен, бу көзнең коры килеп, туфракның дымсыз калуына бәйледер. Җирләр тигез җитешсә дә, туфракта җылылык юк, шунлык белән чәчкән җирләр дә тишелә алмый», диде тәҗрибәле агроном.

Җавапларны Гөлсинә Яруллина, Зәлия Фәйзрахманова язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү иген басуларында язгы кыр эшләре бакча эшләре язгы чәчү көндәлеге