Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язгы урман жыры

Разия əби истəлегенə

Бу якларда урманга бармыйлар,
Монда алар бары-керəлəр.
Аяк атлап чыктыңмы авылдан-
Урман тора түрдə терəлеп.


Май аенда үлəн шифа дилəр,
Кырык төрен кирəк жыярга.
Юлдаш əби белəн,тəвəккəлəп,
Мин дə ниятлəдем, ниһаять.


...Вакыт монда туктап калган кебек,
Синең алда-урман диңгезе.
Нарат,чыршы,тоташ юкəлек тə,
Усак,шомырт,имəн дисеңме...


Табигатьнең сабый чагы əле:
Бар да уяна,үсə,яшəрə.
Нинди хозур! Татлы,баллы һава-
Ислəреңнəн башын əйлəнə.


Борчу-чирлəр,сəясəт тə юк монда,
Хəсислек тə үтеп кермəгəн.
Монда бар мəһабəт урман гына,
Бар гүзəллек бер кер тимəгəн.


Мəгърүр наратларга барып сөял,
Сылу каеннарны назлап коч;
Ак тəлгəшле шомырт агачлары,
Юкəлəре нинди соклангыч!


Кыймый торам:үлəннəрне ничек,
Жыя башлыйм кайдан,кайсысын?
"Менə бик шифалы..."Син саласың
Буш букчама имəн кайрысы.


Исем китə:күрче, "доктор"əби
Серен белə һəрбер үлəннең.
Кайсы чирдəн кайсы үлəн-чəчəк
Нинди сихəт-дəва бирəсен.


-Жыеламы?Менə монсын да сал,
Онытма,өз теге юкəне...
Чирлəгəннəн дəвага ару ул,
Иллə дə шəп баса ютəлне...


Һəрбер төрен өзəм бик сак кына,
Мең төре бар,санап карасаң.
Нинди генə чəчəк-яфраклар юк-
Телəгəнең үзең сайлап ал.


Алан тулы мəржəн бөртегедəй
Ала милəүшəлəр сибелгəн.
Əйтерсең лə,уңган кыз кулыннан
Күз камашыр яулык чигелгəн!

Сутлы сəрдə,чыршы,ылысларын,
Гөлəп,артыш,каен яфрагын
Иплəп-жайлап кына жыя барам,
Насыйп булсын шифа-дəвасы.


-Ничə төрле булды? Сал монсын да,-
"Доктор" суза балан ботагын.
-Белмим...Əллə...Хəтерлəмим инде...
Мин саннарда инде буталдым...

Урман! Үзе-шифа,үзе-табиб!
Бар сырхавың монда онытыла.
Оныттыра үпкə-сапкаларны,
Күңеллəргə иллаһ нур тула.


Кошлар хоры,ландышлар аклыгы,
Милəш,зелпелəрнең хуш исе...
Күңел бүген шундый да тулышкан!
Яшисе дə əле,яшисе!


...Букчабыз да тулды.Юлга чыктык.
Сихри урман калыр күңелдə.
Аның төсен,тəмен тояр өчен
Кирəк үзең барып күрергə.



Һадиева Илсөя
Кариле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев