Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язгы сынамышлар

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас. Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр. Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр. Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса,...

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
Фото: nepropadu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250