Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язмыштан узмыш юк икән

Тормыш иптәшем Минсалихның һәм июнь аенда вафат булган әниемнең дөньядан китүләре сагышыннан айный алмый яшәгәндә, үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп, 1нче октябрь кичендә бик зур кайгы ишегебезне шакыды.

42 яшьлек олы улым Рәис 2 баласын, хатынын, энеләрен калдырып, фани дөньядан күчте. Ул бик авыр хәлдә Арча хастаханәсенең реанимация бүлегендә ятты. Шулай булса да, без аның тереләсенә бик өметләндек. Мин Аплаһтан улыма көн-төн исәнлек теләдем.
Әмма язмыш без теләгәнчә түгел шул. Балакаем кыска гомерле булып яратылган икән. Бала хәсрәтенең авырлыгын Раббым дошманыңа да күрсәтмәсен. Зур кайгыбызны уртаклашкан авыл халкына, соңгы юлга озатырга булышкан барлык туганнарга, күршеләргә, дус-ишләргә, улымның һәм киленемнең сыйныфташларына, «Игенче» хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдиновка, колхоз идарәсенә, Карадуган, Кенә балалар бакчалары, Карадуган мәктәбе коллективларына, аның директоры Гөлсинә Зариповага, барлык таныш-белешләргә, машина белән хезмәт күрсәткән Фәрит Бәхтияровка, шәфкать туташы Фәридәгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Һәммәгезгә бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә тигезлек телим. Берегезгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, кайгы җиле беркайчан да ишегегезне какмасын. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Рәис улым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев