Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

21 июнь көнне Фарсель Зыятдинов Республика клиник хастаханәсенә китерелгән иде.

Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде. Ике айга якын ул шунда яткан.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

Ватаным Татарстан

Фото: akcharlak_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фарсель Зыятдинов