Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матбугатка язылу ничек узды -3 "Язылмас өчен мең сәбәп табучылар бар"

Таза-матур агач бүрәнәләрдән салынган затлы йортта яшәп тә...

Кая барма, без “Хезмәт”леләрне шулай дип каршы алалар. Ләкин безнең нәкъ шундый абунәчеләрне якыннан күрәсе-беләсе, аларның фикерләрен өйрәнәсе килә. Карадуган авылында  да хат ташучыга ияреп шул максатта йөрдек, дөресрәге, почтальон хезмәтен башкардык: субсидиясен дә тараттык, түләүләрне дә җыйдык, тауар да тәкъдим иттек, әлбәттә инде,“Хезмәт”кә дә яздырттык. Иң беренче Данил абый Сәләхетдиновка кердек. Яшеллеккә төренгән иркен, киң ишегалды күз яуларын алды, ул чисталык, пөхтәлек. Данил абый өйдә үзе генә булып чыкты, хәләлен хастаханәгә салганнар, кан басымы түбән. Сәламәтләнеп, шушы якты, матур биләмәсенә куанып кайтып керергә язсын аңарга. Хуҗа абый берсүзсез “Хезмәт”кә язылды, район хәлләрен, тормыш яңалыкларын белми генә алга барып булмый дигән фикердә ул, хуҗалыгыннан ук күренеп тора укымышлы икәнлеге. Күрше йортта бик нык авыру бабай яшәгәнлеген белдек, бу эсселәрдә бума чире белән нык тилмерә, бичаракай, алай да кабул итте, киленем белән генә сөйләшегез, диде. Килене Фирдания авыл җирлегендә эшли булып чыкты, ул да ягымлы сөйләште, тыныч кына язылды. Аннан тулай торакта яшәүче берәүләргә кердек, балалары күп, тормыш шартлары бик начар, шул бер фатирга әби-бабай да сыйган, кая анда “ Хезмәт” уку, бәлки укысалар, бездәге киңәш-табышлардан тормышлары да уңайга үзгәрер иде дә бит... Нишләтәсең... Хәер, кая монда андыйларга сүз кату, әнә, өч катлы, таза-матур агач бүрәнәләрдән салынган затлы йортта яшәп тә район газетасын укымый берәүләр. Әгәр алдырсалар, һәр атнаның җомгасында “Хезмәт” белән бергә йортларына бәрәкәт иңеп торыр иде. Ишегалды тулы кош-корт, мал-туар, хәтта ки балыкка кадәр  үрчетүчеләр  бар, йорт-җирләр яхшы, кайсына кермә, төзелеш бара. Гомумән, мул тормышта яши  Карадуган халкы, тик менә районның ихлас  патриоты булырга гына кайберсенең акчасы җитми. Хәрефләрегез вак,  ди Рәйсә апа Шәйхетдинова. Укырлык әйбер юк, дигәннәрдән, нәрсә укыйсыгыз килә,  дип сорыйсың, үзләре дә белмиләр ни укырга теләгәннәрен, җилкә сикертеп тик торалар, сөйләшә башласаң, “Хезмәт”не инде бер-ике ел күргәннәре юклыгы билгеле була.  Кайсыберсе вакыт юк, ди, яшьләр интернетка бәйләнгән, гәрчә анда  газета тематикасы яктыртылмаса да... Газетага язылган Карадуган халкына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, тормышларыгыз мул  булсын, авырмый яшәгез.

Рәсемдә: укымышлы Камил абый Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу бара