Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйдә тукмыйлар, комиссия каршында елыйлар

КДН комиссияләренең кайсысы гына тыныч үтәме икән? Күңелләрнең иң нечкә җире - балалар язмышын хәл итүче әлеге комиссиядә гел бер үк йөзләрне күрә-күрә дә йөрәк әрнеп куя.

Ник акыл керми соң аларга? Нигә аракыга үрелеп, сабыйларның тормышын бозалар? Ә бит ирләр генә түгел, хатыннар да баш күтәрми эчә. Шуның аркасында гаиләдә тавыш чыга, моның барсын да бала күрә һәм аның психикасында тайпылыш башлана. Андый гаиләләргә комиссия рәисе Наил Сабирҗанов бик акыллы киңәш бирде: «Үзегезне шул балаларыгыз урынына куеп карагыз әле. Әти-әниегез сезнең алда шулай итеп котырса, сез нишләр идегез икән?» Күз яшьләре аша башка эчмим дип ант иткән, балаларыма гына тимәгез, аларны гына алмагыз дигән әниләр кабат һәм кабат комиссиягә килә. Үзләре генә бу зәхмәттән арына алмаячакларын белгәч, ярдәм дә сорыйлар, «кодироваться» итеп кайталар. Тик... күпмедер вакыттан кабат шешәгә үреләләр, бу вакытта бала да, аларның киләчәк язмышы да уйландырмый аларны.

Мине шунысы гаҗәпләндерә, өйдә хатын тукмап, «герой» булган ирләрнең комиссиягә килгәч иреннәре селкенә, күзләре яшьләнә башлый. Моны мин әллә курку, әллә оялумы икән дип кабул итәм. Ләкин ире тарафыннан җәберләнеп яшәгән хатыннарның сабырлыкларына сокланам.
pp.userapi.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250