Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Әйдәгез, дус яшик!”

Күптән түгел “Хезмәт”тә уңган-булган райондашыбыз турында язмам басылган иде. Икенче көнне өй телефоным шалтырый. “Нишләп аның турында мактап яздың?..

Күптән түгел “Хезмәт”тә уңган-булган райондашыбыз турында язмам басылган иде. Икенче көнне өй телефоным шалтырый. “Нишләп аның турында мактап яздың? Бөтен кеше аптырап миңа шалтырата. Безне талап баеган кеше, карак бит ул”, – ди бер танышым. “Сез дә шулай дигәч?!” – дидем дә, трубканы ташладым. Аннан кәрәзле телефоныма СМС хәбәр юллады. “Мин сезне хөрмәт итә идем, дөрес кеше дип уйлый идем”... Шунысы  уйландыра: мин (һәм мин генә түгел, калган журналистларыбыз да) бу кешеләр турында шактый яздык. Мактап та, сокланып та яздык. Урынсыз димәс идем. Әмма нәкъ менә алар турында язгач та, икенче берәү : “Бөтен районны талап баеган кешеләр, карак бит алар”, – дигән иде. Көлсәң – көл, еласаң – ела. Башкалар уңышына куана белми башладыкмы, тар күңеллелекме, бездән үтә күрмәсеннәр дип куркумы бу? Берәү булса, тукта әле, безнең хакта әллә ничә тапкыр яздылар, инде менә аның хезмәтен күргәннәр диеп сөенер иде. Яки күңелен нинди “кортлар” кимерсә дә, сер бирмәс, эчендә калдырыр иде. Әле бит шунысы да бар: үзе турында язганда “дөрес” кеше буласың да, башкаларны мактый калсаң, “дөрес түгел”гә әйләнәсең... Мәгълүм бер мультфильм герое Леопольд исемле мәче әйткәндәй, “Әйдәгез, дус яшик!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев