Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәйгә яӊа вакыт белән кермәгәек

Бу турыда Рәсәй Дәүләт Думасы депутатлары яӊадан уйлана башлаган.

Җәй көннәрендә сәгать телләрен бер сәгать алга күчерү фикере белән Чиләбе өлкәсеннән Дәүләт Думасына сайланган депутат Андрей Барышев чыккан. «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясеннән депутат, әгәр дә яз һәм җәй вакытында сәгать теле бер сәгатькә алга күчсә, якты вакытны күбрәк файдаланып калып булыр иде һәм ил күләмендә хәйран гына икътисади яктан отышлы булыр, дип саный.

Кемгә ничектер, моннан 5-6 ел элек депутатларыбыз сәгать телләрен күчереп уйнап арганнар иде, менә тагын бу хәл кабатлана. Ул очракта да биологик сәгать белән куелган вакыт туры килмәгәнлектән, халыкныӊ сәламәтлегенә зыян килә, дип расладылар. Җәйге сәгатьне бетергән очракта да нәкъ шулай, дип безне ышандырырга тырышканнар иде. Исән-сау булсак, нәрсә булганын күрербез, яшик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыт