Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге ял

Елның-елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Быел да 45 процент баланы оешкан төстә ял һәм хезмәт белән тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Район мәгариф идарәсе аша 875 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 280 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә «Романтик»та өч сменада 295 бала ял итәчәк. Балтач, Чепья, Салавыч, Субаш, Нөнәгәр, Түнтәр, Смәел, Сосна, Кече Лызи, Куныр, Кенә, Пыжмара, Яңгул, Шеңшеңәр, Шубан мәктәпләре һәм гимназия каршында башлангыч сыйныф укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Балтач, Норма, Алан, Бөрбаш, Карадуган, Салавыч мәктәпләрендә, гимназиядә җәйге ял һәм хезмәт лагере оештырыла. «Романтик»та беренче смена 14нче июньдә ачыла. 7 көн дәвамында балалар лидерлык серләренә өйрәнәләр, инглиз теле буенча белемнәрен ныгытачаклар. Юллама бәясе 3885 сум. Әти-әниләр 600 сум түләячәкләр. Икенче смена исә 23нче июньнән 10нчы июльгә кадәр дәвам итеп, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 5 баланы кабул итә. Юллама бәясе 9810 сум. Әти-әниләр 1480 сум түләячәк. Өченче смена профильле, балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә була һәм 14нче июльдән 31енә кадәр дәвам итә. Юллама бәясе 9990 сум. Әти-әниләр 1500 сум түли. Яшьләр бүлеге аша 1-7нче августта «Хыял» палаткалы лагеренда 24 бала ял итә алачак. «Кара күл» янында республиканың Яшьләр эшләре, спорт, туризм министрлыгының палаткалы «Йолдызлы десант» лагере 18нче июньнән башлап 4 смена эшләячәк. Һәр сменада 7 көн дәвамында төрле районнардан 50шәр бала ял итә. 14нче июльдән 20сенә кадәр булачак сменада безнең районның 50 баласы ял итә алачак. Азкеремле гаиләләргә исә социаль яклау бүлеге аша балаларын бушка шифаханәләрдә ял иттерү мөмкинлеге бар. Мәшгульлек үзәге «Сосна», «Труд», «Яңа тормыш», «Маяк», «Игенче», «Кама», «Борнак», «Дуслык», «Смәел», «Якты юл», «Бөрбаш», «Сорнай», Тукай исемендәге, «Агрохимсервис», «Ушма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре белән килешү төзеп, 420 баланы эшкә урнаштырачак. Тагын шунысын онытмаска кирәк, 16 яшьтән соң һәм РФ чикләрен чыгып ял итәргә барган балаларга салым акчасы тотыла. Соңгы елларда балаларны компьютердан аерып булмый, күпчелек авырулар аз хәрәкәтләнүдән, дөрес тукланмаудан килеп чыга дип зарланабыз. Балаларын файдалы ял белән тәэмин итәргә теләгән әти-әниләр бүгеннән үк мәктәпләргә, район мәгариф идарәсенә, яшьләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп бала турында мәгълүмат, гариза бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250