Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады

Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.

«Климатик үлчәүләр буенча, 26-30 май көннәрендә уртача тәүлеклеклек температура 15 градустан соң, җәйге температураларга күчү булырга тиеш. Тик чынлыкта ул булмаячак, быел җәй килү озакка сузыла. Алдан фаразларга караганда, 26 майда тәүлеклек уртача температура нормадан 6-7 градуска түбән булачак. Салкын һәм яңгырлы май җәйнең соңарып килүенә сәбәпче», — диде ул.

Спикер хәзерге вакытта без Арктика йогынтысында торабыз, әмма бу мәңге дәвам итә алмый, дип тә искәртә. Циркуляция үзгәрергә мөмкин һәм ул чакта антициклон киләчәк. Юрий Переведенцев сүзләренчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, июнь аенда Казанда температура климатик норма чикләрендә була, ә июль аенда температура нормадан түбәнрәк булачак.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X