Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста була….

Ял көнендә барыбыз да яраткан, шигъри юлларга салынган Кара күл якларына барырга насыйп булды.

Урманда, юл кырыендагы агачлыкларда төрле кошлар сайрый, яз үзенеӊ барлык гүзәллеген табигатькә бүләк итеп, аны яшелләндерү белән мәшгүль. Әмма кошларныӊ тавыш бирүләре күӊелдә ниндидер моӊсу хисләр тудыруы нигәдер сәер иде. Тирә-якка күз аткач, бу төшенке халәтнеӊ нәрсәдән килеп чыкканы аӊлашылды - моӊа без үзебез, кешеләр гаепле икән бит. Һәр куак, агач астында безнеӊ тарафтан ташланган тимер һәм пыяла шешәләр, пакетлар, черегән азык калдыклары һәм тагын әллә нәрсәләр…

Балтач бистәсенеӊ «Ислам нуры» мәчете имамы Фәрит ага Зәкиевныӊ да гаҗәпләнүе йөзенә чыккан, «Моныӊ кадәр кадерсезләгән табигать безгә болай да мәрхәмәтле икән әле», дип куйды ул. Бер-береӊә түзеп тора алмаслык тискәре мөнәсәбәт, арабызда моӊарчы ишетмәгән авыруларныӊ артуы, кешеләр аӊында психик тайпылышлар аркасында килеп чыккан котычкыч хәлләр - боларныӊ барысына да үзебез гаепле түгелме!? Булганына шөкер итмичә, авыртмасак та сәламәтлегебездән зарланып, һәр нәрсәдән кимчелек эзләп, башкарылган эшнеӊ бары тискәре нәтиҗәсен генә күреп, күп белгәнгә салынып, акыл сатып, дөньяны сүтеп корырга дәгъвалык иткәнче бәлки без, һәрберебезгә, буш сүз сөйләмичә бары үз артыбыздан җыештырырга гына өйрәник…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250