Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ындыр табакларында беренче көшелләр

29 июль көнне «Смәел» хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып арыш теземнәрен җыеп суктыра башладылар.

Ә арышны район күләмендә танылган механизатор Рифат Закиров «Макдон» комбайны белән теземнәргә сала. Бу көнне хуҗалыкта Раушан Фазылҗанов «Нива», Рафил Әхмәдуллин «Енисей» комбайннары белән арыш суктыра башладылар.
31нче июльгә хуҗалыкның ындыр табагына 84 тонна ашлык кайтты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 июль көнне «Бөрбаш», «Маяк», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да берничә комбайн теземнәрдәге арышны суктырып караган. Калган хуҗалыкларда да комбайннар тулы әзерлектә, барысына да механизаторлар, ярдәмчеләр билгеләнгән, игеннәрнең торышын даими тикшереп торган агрономнардан сигнал булу белән эш башларга әзер торалар.
«Татарстан», «Кама», «Алга», Тукай исемендәге хуҗалыклардан кала барлык җәмгыятьләрдә дә арыш уралар.
31нче июльгә районда 1318 гектар арыш теземнәргә салынды. «Смәел»дә - 180, «Яңа тор­мышка - 150, «Маяк»та - 140, «Игенче»дә - 120, «Кызыл юл» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалык­ларда 100әр гектар арыш урылган. «Игенче», «Якты юл», «Труд» хуҗалыкларында көзге бодайны да урып суктырырга ниятлиләр. 31нче июльгә өчесенә 130 гектарда көзге бодайны теземнәргә салганнар.
Районда көзге чәчү өчен 5911 гектар җир әзерләнде. 31 июльгә «Маяк»та - 500, «Игенче»дә - 470, «Бөрбаш»та 442 гектар җир көзге чәчүгә әзер иде. Калган хуҗалык­ларда ул түбәндәгечә:
Сорнай
395
Тимирязев исем.
385
Сосна
385
Якты юл
360
Яңа тормыш
280
Смәел
270
Татарстан
269
Кама
252
Дуслык
250
Труд
245
Борнак
230
Тукай исем.
230
Кызыл юл
230
Арбор
220
Активист
195
Уңыш
186
Алга
117
30 июль көнне 12 хуҗалыкта 3015 тонна сенаж салдылар. «Алга», «Сорнай», «Маяк»та аны бер көндә 495 - 400, Тукай исемендәге, Тимирязев исемендәге, «Дуслык», «Кызыл юл» хуҗалыклары 378-300 тонна тупладылар. «Яңа тормыш», «Кама» хуҗалыкларында 30 июльдә 70 һәм 67 тонна, «Татарстан» - 48, «Маяк»та - 35, «Кызыл юл»да 30 тонна печән хәзерләделәр. Күпчелек хуҗалыкларда берьеллык үләннәрне чабып җыйнауны ашыктырып бик дөрес эшлиләр. 13 хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабып җыя башладылар.
Әнә шулай авыл кешесе өчен иң кызу көннәр башланды. Бер эшне дә чиратка куймыйча, эшне комплек¬слы оештырганда гына әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп булачак.
Арыш урагын башлап җибәргән «Смәел» хуҗалыгы комбайнчысы Дамир Фазылҗанов янына шул ук көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Мәсхүт Гарипов килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250