Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җырчы Салаватны бөлгенлеккә төшермәкчеләр

Интернет битләрендә "Банк Казани"ның Салават Фәтхетдиновны судка бирүе турында язмалар күренде. Бу кредит оешмасы җырчыны 13 млн сум бурычын түләмәгәне өчен банкрот дип танытырга тырыша.

Кредитны Салават Фәтхетдинов үзе алмаса да, аныӊ буенча тулысынча җавап тотарга туры килмәгәе. Чөнки, «Бизнес-онлайн» электрон газетасы җиткерүе буенча, «Центр новых технологий «Нур» акционерлык җәмгыяте 2012 елда 12,3 млн. һәм 2,6 млн. сумга бу оешмадан ике кредит алган. Ә акционерлык җәмгыятенеӊ гамәлгә куючылары Альбина Низаметдинова (70% акция) һәм Салават Фатхетдинов (20% акция). Бу кредитлар өчен җавап бирү (поручитель) атаклы җырчы исеменә рәсмиләштерелгән.

- Минем репутациягә беркайчан зыян килмәячәк. Мин кеше үтермәдем, берәүне дә таламадым, беркайчан кредит алганым юк, - дигән Салават. Ничек кенә булмасын, 2014 елда шушы банкныӊ таләбе буенча Судның беренче утырышы 17 февральгә билгеләнгән.
Фото: business-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250