Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җырлау начар эш түгел бит, – ди “Наз”да ял итүче өлкәннәр

«Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә һәр заезд ахырында "Саубуллашу кичәсе" үткәрелә. 27 июль көнне шундый кичәләрнең чираттагысы булды. Чараның үтә дә җанлы үтүендә Нурҗиһан Ишморатованың өлеше бик зур булды.

Аның оста итеп гармунда уйнавы һәркемдә соклану хисләре уятты. Ул уйнаган көйләргә Луиза Есенаманова, Камал Сафиуллин, Наил Хәмитов, Антонида Сидорова һәм Валентина Шишкина матур җырлар суздылар. Калганнар биеде, шигырьләр сөйләде, уеннар уйнады.

- Өйләребезгә кайткач та арт-терапия белән шөгыльләнүне дәвам итәрбез. Җырлау начар эш түгел бит, - дип шаяртты өлкәннәр.
Гүзәл Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250