Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ышан, әмма тикшер!

Халык бик ышанучан бездә. Юкса, матбугат чаралары һәрвакыт алдануларга юл куймаска, үзеңне алдатмаска дип кисәтә.


Эш узгач, «авыз пешкәч» канлы күз яшьләре белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә күңелсез хәлләргә калмас өчен һәрвакыт уяу булырга тәкъдим итәбез. Җиңел юл белән акчалы булырга теләүчеләрнең сезнең акчаларга хуҗа булуына юл куймаска кирәк. Әлеге кәсеп белән тиз генә баерга теләүчеләр иң элек өлкәннәргә һәм балаларга «һөҗүм» ясый. Чөнки әлеге затлар бик тиз ышанучан, алар җинаятьче кармагына тиз эләгә. Соңгы вакытта юл-транспорт белән бәйле хәбәрләр ышанучан кешеләрдән акча «каеруның» бер ысулы буларак кулланыла башлады. Җинаятьчеләр үз корбаннарына шалтыратып (алар күбрәк олы яшьтәге кешеләр була) якын кешегез юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре булып, «ситуация»не акча белән хәл итәргә мөмкин, шул чакта сезнең якыныгыз әлеге һәлакәт өчен җавап бирмәс дип тә өстәп куя. Билгеләнгән сумманы кайда, кайчан, кемгә илтәсе икәнен әйтәләр. Ә бераздан бернинди дә юл-транспорт һәлакәте булмавы ачыклана. Мондый очракта нишләргә? Әлбәттә, эчке эшләр бүлегенә 02 яки 2-43-46 номерына шалтырату кирәк. Һәрнәрсәгә уяу булу ул синең һәм якыннарыңның тынычлыгы, иминлеге дигән сүз. Берәү: егыласымнь: белсәм салам түшәр идем дигән. Хөрмәтле райондашлар, беребезгә дә салам түшәрлек булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев