Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәйкәлләр дә картая яки ташның да... йөрәге бар

Нормада яшәүче танышым, сүз иярә сүз чыгып, бер көнне болай ди: "Игътибар иткәнең бармы, һәйкәлләр дә картая икән бит. Әнә безнең авылдагы һәйкәлне кара әле, шулкадәр картайган, ямьсезләнгән, бер дә яуда калганнарга лаек һәйкәл түгел инде", - ди.

- Кайгырма, - минәйтәм, - мәдәният йортыгызга ремонт башланды, гадәттә аларга ремонт булган һәр урында һәйкәлләрне дә тәртипкә китерделәр, сезнекенә дә чират җитәр дим. Чыны шулай. Моннан 8-9 еллап элекке вәзгыять белән чагыштырганда районда байтак һәйкәлләр яңартылды, тәртипкә китерелде. Кенә, Таузар, Комзавод, Чепья, Чутай, Ор, Арбор, Түнтәр, Сосна, Шубан, Каенсар, Улисьял… - һәйкәл-обелисклары тәртипкә китерелгән авыллар саны шактый. Таузардагы һәйкәл өчен якташыбыз Азат Зыятдинов, Ордагысы өчен Ринат Җәләев, Каенсардагысы өчен сугыш ветераны Гарифҗан Галиев, Арбордагысы өчен Мөхәммәт Гатиятуллин, Роберт Зәкиев кебек затлы райондашларга рәхмәтле булсак, Комзаводта, Улисьялда авыл халкы, бердәм өлеш кертеп, яуда калган авылдашларын хөрмәтләде.

Дөрестән дә, Нормадагы, Яңгулдагы, Кече Лызидагы, Карадугандагы һәйкәлләр заман таләбенә җавап бирми инде (елның-елында косметик ремонт ясалып, каралып торганга гына ярыйсы булып тоелган, әмма бүгенге матурлык, затлылык чорына тәңгәл килмәгәннәре тагын бар әле). Болар без күз яшьләре аша сокланып, тәэсирләнеп, изге урынга тиңләштерә торган һәйкәлләр булудан туктаган инде. Шагыйрь әйткәнчә, "Ташның да йөрәге бар", алар да сөйли...

Кайбер һәйкәлләр янәшәсендә (кайбер яңартылганнарында да) сугышта һәлак булучыларның исемнәре булмау да безне бизәмидер инде. Азат абый Зыятдинов, әнә, Таузардагы һәйкәл янәшәсенә берничә исемлек ясаткан: сугышта катнашучылар, һәлак булучылар, тол хатыннар, сугыш чоры балалары. Килешәсездер, Бөек Ватан сугышы бу категория кешеләренең барысына да бердәй кагылды, барысының да бераз гына булса да игътибар тоярга хакы бар ләбаса. "Бу исемлекләр мәктәп музейларында бар бит инде, тагын нәрсәгә кирәк?" - дияр кайберәүләр. Миңа калса, бу исемнәрне ничә кабат язсаң да, артык булмас. Һәм иң мөһиме: бүген һәр авылның иң күренекле урынында яуда калганнарга атап нинди дә булса һәйкәл торырга лаеклы. Иң кечкенә дигән авылда да! Сугышка алган чакта бит беркем дә бу шәһәрнеке, бу кечкенә авылныкы дип аермаган, соңгылары калып торсын әле димәгән... Үлгәннән соң да алар тигез рухта искә алынырга тиеш. Гомер буе толлык газабы кичергән хатыннары (кызганычка, алар калмады да бугай инде), ятимлек ачысын, михнәт һәм кимсенү күреп үскән балалары (инде алар да азая), онык-оныкчыклары алар онытылмады, чит җирләрдә тикмәгә генә ятып калмады диеп ышансын өчен кирәк бу һәйкәлләр.

Һәйкәлләр турында сүз чыккач, бер чакны шагыйрь, сугыш чоры ятиме, 1941 ел баласы Гарифҗан Мөхәммәтшиннан: "Һәйкәлләр кирәкме соң?" - дип сораган идем. "Ничек инде кирәк булмасын! Без бит һәйкәлләрне ташка табыну өчен дип эшләмибез, алар сугышта һәлак булучыларны, бүген туган ягында балалары, оныклары калган шәһитләр белән бергә беркеме дә калмаганнарның рухын искә алу өчен дә кирәк», - диде ул.
Бүген ил җитәкчелеге, соңга калып булса да, патриотик тәрбия турында сөйләшә башлады. Сугыштан исән-сау кайтканнарга, төгәлрәге, аларның бик-бик азына гына булса да (ә беренчеләрдән булып яуга кузгалганнардан күпсанлы яралар белән кайтучылар, мантый алмыйча, бик яшьли бернинди кадер-хөрмәт күрми бакыйлыкка күчте, аларның хатыннары, әниләре дә бернинди рәхәт күрмәде, инде балаларының күпчелеге хөкүмәттән 70 елдан артык ярдәм көтеп җиткерә алмый "китеп бара"...) күрсәтелгән игътибар, матди кайгырту гына нәрсәдер бирер дип көтеп булмый. Ә менә "Үлемсез полк" дигән яңалыкның елдан-ел киңәя баруы, өлкәннәрдән алып, бакча балаларына кадәр катнаштыру күңелгә бик хуш килә торган әйбер. Ел саен әлеге исемлекләр, фотолар яңара, арта, өстәлә - яуга киткән һәр солдат Җиңү көнендә бу сафта булырга, туган ягына кайтырга, фотосурәте, исеме генә булса да урам әйләнергә бик лаеклы. Шөкер, районыбызда да бу кадәресе елдан-ел киңәя. Әле Кенә мәктәбе укучылары капкаларга кызыл йолдызлар, кара ленталы йолдызлар беркетеп, элекке традицияне дәвам итеп, бик күпләргә үрнәк тә күрсәтте. Мәктәпләрдәге Бөек Җиңүгә багышланган альбомнар да тузан җыеп ятмасын, укучылар бу тарихи чор, аның геройлары турында хәбәрдар булсын иде.

Җиргә тагын язлар килде. Майга да, димәк, Җиңү көненә дә ерак калмады. Һәйкәлләрне тагын бер кат карап чыгарга иде. Юбилей елын, өстәгеләрнең фәрманын көтмәстән генә, тәртипкә китерергә иде үзләрен. Алар янәшәсеннән узганда еларлык та, горурланырлык та булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250