Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйләр су эчендә

Быелгы язгы ташу район халкын чын-чынлап сагаерга мәҗбүр итте.

Салавыч, Чутай, Нөнәгәр, Кариле, Норма, Балтачның түбән урамнарында урнашкан хуҗалыкларга су керде. Бу әле безгә килеп ирешкән мәгълүматлар гына, башка урыннарда да су җитди зыян салган булырга мөмкин. Борнакта хәл аеруча катлаулы, 5 хуҗалыкта су өйгә кергән, хәтта мичләргә кадәр сүндергән. Бик күп өйләрнең өйаслары, өйаллары, абзар-курасы су эчендә. Шимбә, ял көннәре районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары өчен киеренке узды. Балтачның «Речная» урамы турысында, Иске Салавыч белән Яңа Салавыч авылы арасындагы күпер төбендә бөялгән бозларны Казаннан махсус эшче төркем чакыртып, шартлатырга туры килде. Бу көннәрдә «Татавтодор» хезмәткәрләре дә һәр фәрманга әзер иде - су бөялган урыннарда экскаваторчылар эшләде, КамАЗлар бәреп чыккан су юлын ябу өчен вак таш ташыды.
Болын-тугайларга җәелгән су романтика яратучылар өчен диңгезне хәтерләтсә, зыян күргән хуҗалыклар табигать бәла-казасыннан әле дә җәфа чигә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250