Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җылыткычны таләпләренә туры китереп кулланмау аяныч тәмамланган (фото)

Балтач бистәсендә янгын чыгып шәхси хуҗалык гаражы янган.

23 нче ноябрь көнне, көпә-көндез янгын-коткару бүлегенә бистәнең Комсомол урамында урнашкан хуҗалыкның гаражы яна дигән хәбәр килеп ирешә. Хәбәрне тиешенчә теркәп урынга  тиешле хезмәтләр җибәрелә.

Урында җәһәт рәвештә эш барышы планлаштырылып янгынны сүндерүгә керешәләр. Һәм әйтергә кирәк 12 минутта ачык ялкын сүндерелә. Янгынга каршы көрәш хезмәтләренең тәвәкәл эшчәнлеге нәтиҗәсендә, гараж белән бер түбә астында урнашкан мунча һәм сарайны коткарып калуга ирешәләр. Янгын нәтиҗәсендә гараж янып беткән, мунчаның түбәсенә өлешчә зыян килгән.

Янгын җылыткыч приборын кулланганда янгын куркынычсызлыгы талпләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Хөрмәтле райондашлар, янгынга каршы көрәш хемәте, кышын салкыннар башлану белән җылыткыч приборлар кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Салкыннар башлану янгыннар саны артуга китермәсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын пожар

2
X