Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәйнең бер ае үтеп бара, калганнары ничек булачак?

Һәркайсыбыз көтеп алган җәйнең инде бер ае үтеп бара. Алдагы ике ай ничек булыр? Климат үзгәреше җәебезгә тәэсир итәрме? КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев "Татар-информ"да шул хакта сөйләде.

"Уртача глобаль температура якынча бер градуска арта бара"

Һава торышы белән климат һәрчак үзара бәйле. Һава торышына карап, климат хакында да фикер йөртергә мөмкин.

Уртача еллык температура елдан-ел күтәрелә бара. Без моны галимнәрнең чыгышларыннан, ниндидер җайланмалардан башка да күреп торабыз. Юрий Переведенцев сүзләренчә, соңгы йөз еллыкта бу якынча бер градусны тәшкил итә.

"Бу бик күп. Чөнки уртача глобаль температура 15 градус. Аның бер градуска күтәрелүе климатик зыян.Моңа бәйле рәвештә, куркыныч хәлләр дә килеп туа", - ди белгеч.

Әбиләрнең : "Әй, элеккеге җәйләр юк шул инде! Элек яңгыры да җылы була иде. Рәхәтләнеп, яңгырдан соң яланаяк йөри идек!" - дигәннәрне еш ишетергә туры килә. Ә хәзер исә җәен яңгырлар көздәге сыман. Өстәвенә бозы да була.

Мондый үзгәрешләрнең сәбәбен галимнәр парник эффекты нәтиҗәсе, ди.

"Температураның күтәрелүе 1970 еллардан күзәтелә. Моның сәбәбе - парник эффекты. Казанда соңгы 112 елда уртача еллык температура 3,5 градустан алып, 6 градуска кадәр арткан. Бу парник эффекты нәтиҗәсендә килеп туа. Гасырлар чигендә бу аеруча да сизелә. ХХ гасырдан икенчесенә күчкәндә, температура 1,2 градуска артуы күзәтелә", - ди профессор.

Язсыз-көзсез калсак нишләрбез?

Температура күтәрелеп, климат үзгәргәнлектән, ел фасыллары да үзгәреш кичерә. Нигездә, күчеш чоры кыскара: яз иртәрәк килә. Бу, билгеле инде, температура үсүнең уңай ягы. Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы өчен. Кышын салкын көннәрнең аз булуы да өйләрне җылытканда экономияләргә мөмкинлек бирә.

Климат җылынуның тискәре ягына килсәк, табигать катаклизмалары арта. Алар матди чыгымнар артуга гына түгел, еш кына кеше үлеменә дә китерә. Ерак китәсе дә юк, күптән түгел генә Татарстанның Әтнә районында узган гарасат күпме зыян салды. Ә Чирмешән районындагы кайбер авылларда яңгыр суы бакчалардан елга булып акты.

Климат үзгәрешенә антропоген факторлар, ягъни химик матдәләрнең атмосферага чыгарылуы искиткеч зур йогынты ясый, ди Юрий Переведенцев. Моның нәтиҗәсе аяныч тәмамлануы мөмкин. КФУ белгече билгеләп узганча, мондый йогынты нәтиҗәсендә, җәйен уртача температура 4 градуска, ә кышын исә 7 градуска артырга мөмкин.

Климатның җылынуын туктату өчен, химик матдәләрне һавага чыгаруны туктатып, алар күләмен 1990 елдагы нормага кадәр китерү шарт. Шулай ук альтернатив җылылык чыганакларын файдалану да мөһим.

"Климатның җылынуы- ул энергетика. Димәк, атмосферада энергия арта. Ә ул каяда булса китәргә тиеш бит инде. Әмма энергия тигез бүленми. Шуңа да ул тотрыксыз һава торышы барлыкка китерә", - ди профессор. Димәк, бар да кешелекнең үз кулында!

Эссе, коры җәйләр көтелә...

Россия Гидрометиорология Үзәге фаразлары буенча, июнь аенда һава температурасы нормадан артмаячак.

Июльдә исә һава температурасы нормадан 2,5 градуска югарырак булачак. Бигрәк тә июльнең беренче яртысында һава температурасы югарыга үрмәләр дип фаразлана. Һава торышы 30 градустан да югарырак булачак.

"Билгеле инде, тулы бер айга һава торышын фаразлау мөмкин түгел. Монда астрономик күрсәткечләр файдаланып эшләнелгән. Көннәргә килгәндә, 3, 5, күп дигәндә 10 көнгә фараз кылып була. Зур вакыт аралыгына исә һава торышы нормадан югары яисә түбән булуын гына фаразларга мөмкин", - ди белгеч.

Явым-төшемгә килгәндә, алар быел азрак булды. Юрий Переведенцев та әлегә явым-төшемнәр күләме нормага тулмавын билгеләп үтте.

"Әмма җәен яңгырлар тигез бүленми. Бер урында яңгыр явып узарга һәм нормадан артып китәргә мөмкин. Икенче урында исә яумый", - диде Юрий Переведенцев.

Август тае да эссе булачак. Җәйнең соңгы аенда да явым-төшем нормадан аз булыр дип фараз кылына.

Сентябрьдә һава температурасы 11-13 градус тәшкил итә. Җәй эссе булса да, көзнең беренче ае һава торышын нормага "китерәчәк".

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/society/kfu-professory-y-aena-farazlar-yasyy-iyul-esse-avgust-kory-bulachak/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев