Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йолдызлардан ерак тарих юлы -2 өлеш

Без-күп еллар дәвамында үз тарихыбызны тирәнтен белмичә үскән буын. Аның фаҗигале, данлы үткәне күләгәдә кала бирде.

Ә менә 1985 нче елда галимнең башка авторлар белән берлектә чыгарылган “Татарстан АССР тарихы” дигән китабы мәктәп, гимназиядә укучылар өчен зур ачыш булды. Фәнни-методик яктан камил эшләнгән, рәсем, схема, карта, уңышлы сорау-биремнәргә бай әлеге дәреслек-кулланма төзәтелгән вариантта берничә тапкыр басылып чыкты. Яшь буынның үзаңын үстерүгә, үткәнен белү, тарихи хәтерен уятуда популяр хезмәт булды.

     Халкыбызның “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,-дигән мәкале, мөгаен, Равил абый кебекләр хакында әйтелгәндер. Тарих катламнарына, фәнгә чумган кешенең җыр сәнгате, мәдәният, әдәбият турындагы язмалары, бигрәк тә, күренекле моң иясе Илһам Шакиров турында иң беренчеләрдән булып “Җырчы” дигән китабын бастырып чыгаруы, бер караганда, сәер тоеладыр. Бер мәҗлестә миңа аның “Каз канаты” җырын тыңларга насыйп булды. Танылган җырчыларны көнләштерерлек моңлы, көчле тавышы үзәкләрне өзде. Баксаң, Балтач мәктәбендә укыган елларында ук яшь егет үзэшчән сәнгать түгәрәгенең иң актив җырчысы була, гармунда, композитор Ифрат Хисамов җитәкләгән тынлы оркестрда уйный, 1957 нче елда Мәскәүдә үткән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу бәхетенә ирешә. Студент елларында фән белән бергә сәнгатьтән дә аерылмый: 4 ел факультет, соңгы курсларда 2 факультетның берләштерелгән хорын оештыручысы һәм җитәкчесе була. Агитбригада белән авыл-районнарга барып концертлар кую, әдәбият-сәнгать кешеләре белән студентларны очраштыру да аның турыдан-туры җитәкчелегеннән башка үтми.

     Археологик экспедициядән кайтуын татар язучылары көтеп ала торган була. Х. Туфан, Г. Бәширов, Ш. Маннур, Х. Ярми, Р. Әхмәтҗанов, Г. Зәйнашева, С. Хаким, М. Мәһдиев, Ш. Маннапов, фән хезмәткәрләре, галимнәр, журналистлар галим белән очрашудан искиткеч зур тәэсир алганнар, шагыйрьләр, аның гыйльми эшчәнлегенә сокланып, шигырьләр иҗат иткәннәр.

    Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе, Һади Атласи исемендәге бүләкнең иң беренче иясе, язучы һәм галим Равил Фәхретдинов халкыбызның милли үзаңын күтәрү, җөмһүриятебезнең бердәмлеге өчен милли хәрәкәттә дә кайный, Сөембикә һәм Сөембикә манарасы, аңа ай кую мәсьәләсен дә күтәреп чыгучыларның берсе була. Ә инде тарихны пычратучы, милләтне бүлгәләргә маташучыларга, “без болгармы, татармы?”-дип кирәкмәгән бәхәс тудыручыларга үткен мәкаләләре белән җавап та бирә белгән. Башкаларның уңышына көнләшеп, үзләре әллә ни галимлеккә ирешә алмаганнар Р.Фәхретдиновка азмы киртә коралар: докторлык диссертациясен яклатмау өчен тырышсалар да, ниятләренә ирешә алмыйлар.

     Ә инде 70 яшьлек юбилее алдыннан аңа “бүләк” ясыйлар: абруйлы галимне, хаксызга “кара археолог” исемлегенә кертеп, исемен пычратып, матбугатьтә язып чыгалар, ләкин хакыйкат барыбер җиңеп чыга.

     Ифрат дәрәҗәдә нечкә күңелле Равил абыйның сәламәтлегенә болар җәрәхәт ясамый калмагандыр. 2014 нче март башында 77 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Быелның 14 нче мартында аңа 83 яшь тулган булыр иде. Тормышка ашмый калган планнары булса да, шөкер, аның зур хезмәтләре, абруйлы исеме калды. Аның эшен дәвам иттерүче шәкертләре, улы галим Раил Фәхретдинов бар, бәлки оныклары да шул юлны сайлар.

     Равил абый эше, гаиләсе белән бәхетле булды. Җәмәгате Әлфия апа, җаваплы эштә эшләсә дә, гаиләсен кайгыртып, аның кайгысын-шатлыгын уртаклашып яшәде, бүген ул-киленнәре, оныклары янәшәсендә бәхетле картлыгын кичерә.

     ...Менә без Балтачның үзәк мәчетендә, Равил абыйны искә алып, Коръән мәҗлесендә утырабыз.Табын тирәли уллары, киленнәре, оныклары, туганнары, дуслары, күршеләр. Әлфия апа безне уртак табынга җыйды. Равил хәзрәт Бикбаев аһәңле итеп Коръән укыганнан соң. мул табын янында җылы истәлекләр белән уртаклаштык. Эше никадәр тыгыз, җаваплы булса да, Равил абый туган Балтачын онытмады, яратты, якташларының уңышына сөенеп яшәде. 1994 нче елда Балтачта мәчет ачылгач язылган “Кичке азан” (мәчет ачканда яңарган хатирәләр), табигатьне пычратмау, елга-буаларны саклау кирәклеген безнең якны, Яңгул тегермәнен мисалга китереп язган мәкаләләре шул хакта сөйли. Равил абыйның “Балтач тарихы” китабын язу турында да олы хыялы бар, инде материаллар да туплый башлаган иде... Сөекле шагыйребез Тукайның әнисенең кабере кайсы урында икәнлеге турында бәхәсләр барды. Сосна Пүчинкәсе зиратында Бибимәмдүдә каберен ачыклау, аңа таш куйдыруны да оештыручы, саваплы гамәлләр кылучы ул булды. Ә менә Норвегиядә 2000 нче елны үткән Язучыларның Халыкара Конгрессында Татарстан ПЭН үзәге тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән Тукайның “Шүрәле” һәм Р.Фәхретдиновның “Татар тарихы” монографиясе тәкъдим ителүе үзе генә дә ни тора!

     “Кеше китә, җыры кала,”-дибез. Армый-талмый милләтебезгә, фәнгә хезмәт иткән, фаҗигале тарихыбызны курыкмыйча яза алган күпкырлы галимнең исеме мәңгеләштерүгә лаек. Меңьеллык тарихы булган Казаныбыз һәм районыбызда төзелеп килүче яңа урамга Равил Фәхретдинов исемен бирү бик мәслихәт эш булыр иде!

      Язмамны шагыйрь Шамил Маннаповның шигъри юллары белән тәмамлыйм:

                            Карыймын да сиңа, сокланамын:

                            Картаюны белмәс егет син;

                            Тарих катламыннан исән чыккан,

                            Тутыкмаган көмеш кебек син!

                                                                                                Илсөя Һадиева

                                                                                               Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев