Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Йомшак итеккә кызыкмагыз», ди тәҗрибәле итекче

Итек дигәнебез аякларны гына түгел, күңелне дә җылытырлык булсын дисәк, аны сайлый белү кирәк.

Хәзер кышлар киез итек киярлек түгел инде дип әйтергә ашыкмагыз. Һич югы бер тапкыр ап-ак кардан шыгыртатып үтәр өчен генә булса да киез итек булу кирәк. Итекне киеп караган кеше генә аның рәхәтен, җылысын аңлый торгандыр. Итек дигәнебез аякларны гына түгел, күңелне дә җылытырлык булсын дисәк, аны сайлый белү кирәк. Серен күп еллардан бирле итек түшәүче Нурфия Ризвановадан белештек.

– Итекне базардан алырга тырышмагыз. Уңайлы булсын һәм озак хезмәт итсен дисәгез, иң яхшысы итекне үзегез өчен махсус бастырып алу. Итек сайлаганда кеше иң элек йомшаклыгын тикшерә. Бу иң беренче хата. Яңа итек йомшак була икән, димәк, ул тиешле дәрәҗәдә басылмаган була. Тиз тишелә, юешләнсә кечерәя, керешә дигән сүз. Сатып алучыларның гадәттә йомшак итек эзләгәннәрен белгәнгә күрә, базарга сатучылар йомшак итек алып чыга да инде. Чем кара итекләр әлбәттә буялган була. Бернинди буяларсыз, химик матдә кермәгән итек кирәксә ак, көрән итек алыгыз. Ул җылырак та була, дәвалау үзлегенә дә ия, – ди Нурфия ханым.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итек сайлау