Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомшак йонлы йорт иясе яныма килеп ятты...

Сыер мөгезен сындырырлык февраль суыкларында тәрәзә шакуларны оныттыгызмы? Мал абзарын хуҗасыз дип беләсезме әллә? Үзем күргәннәрне генә сөйлим.

...Яшьлектә бер тулай торактан икенчесенә күченергә кирәк иде. Ярты төнгә кадәр кирәк-яракны җыйдым, төйнәдем, бүлмәне тәрәзәдән ишеккәчә юып чыктым. Арытты. Бераз черем итеп алырга кирәк, дип, таң алдыннан гына урын җәйдем. Шул вакытта күңелдә ниндидер шом туды, утны сүндерергә куркыта гына бит!

Янган ут белән уяулы-йокылы ята идем, яныма берәү килеп басты. Курыктым дисәм, аз булыр, тораташ булып каттым. Алай да күзнең берсен бераз гына ачарга көч табылды. Минем янда тәбәнәк кенә буйлы йонлач бер җан иясе басып тора. Күзләре кап-кара, карашы усал түгел. Күзләремне чытырдатып йомуга серле җан иясе минем янга менеп ятмасынмы! Аның йоннары йомшак, җылы иде, ул минем аркага терәлде дә, авыр сулап, көрсенеп куйды. Белмим, әллә куркудан аңымны югалттым, әллә йоклап киттем...

Кыскасы, уянып киткәндә кояш чыккан иде инде. Утымны сүндердем дә, телефонга йөгердем, өйгә шалтыратып, нәнәйдән бу хәл турында сорашырга иде исәбем. Ул миңа: "Өй иясе килгән, балам, сине калдырып китәр дип курка, бер буш сумканы идән уртасына куй да: "Әйдә, Бабакай, минем белән бар!" - дип әйт. Үзең бүлмәдән чыгып тор", - диде биш намазлы, иманлы нәнәем. Мин шулай иттем дә.

Соңрак хәрби кеше белән гаилә коргач, гарнизоннар, кеше фатирлары буйлап күченеп йөрүләр күп булды. "Бабакаем"ны бер җирдә дә калдырмадым, нәнәй өйрәткәнчә эшләдем.

Ә үз фатирыбызга күченгәндә онытканмын! Менә без күченү эшләрен тәмамлап, төенчекләрне чишеп, әйберләрне урнаштырып, йокларга яттык. Ишектәге кыңгырауга басуга озын гына көй уйный башлый иде. Таңга таба уйнап җибәрмәсенме бу! Мине янә яшьлектә кичергән курку алды. Авызымны ачарга, иремне уятырга кул сузарга уйлыйм, булмый гына бит! Шунда ишектән берәү керде. Лап-лоп басып, аш бүлмәсенә үтте. Теге вакыттагы кебек авыр сулап көрсенде дә авыр адымнар белән чыгып китте...

Бу вакытта киңәшләшергә нәнәй юк иде инде. Иртән тордым да, буш сумка тотып, моңа кадәр яшәгән фатирга йөгердем!

Хәзер Бабакай безнең белән яши, мин аның белән сөйләшәм, ул тыңлап тора. Кызымны тудырырга дәваханәгә барырга өйдән чыгып барганда, борылып, аңа дәштем, җавап бирде Бабакай! Анысын сөйләп тормыйм инде, барыбер ышанмассыз.

10 нчы февраль "Бабакаем"ның туган көне! Иртән эшкә китәр алдыннан баллы сөт, тәмле күчтәнәчләр калдырдым, дип яза Кызыл таң. Көтеп торадыр инде...

 

Фото: mtdata.ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт иясе