Йомырка кабыгы файдасы
Уңган хуҗабикәләр йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташламый. Составында кальций зур күләмдә булудан тыш, анда кешеләрнең сәламәтлеге, үсемлекләрнең әйбәт үсүе, мул уңыш бирүе өчен кирәкле табигый макроэлементлар — фосфор, калий, магний, натрий минераллары; шулай ук күкерт, цинк, молибден, кобальт, фтор, бакыр, хром микроэлементлары, органик булмаган һәм азотлы компонентлар, витаминнар барлыгы ачыкланган.
Организм кальций кытлыгы кичерсә, кешенең чәчләре коела, тырнаклары төссезләнә, сөякләре сынучанга әйләнә, тешләре уала, сабыйларның үсеше тоткарлана. Авырлы, бала имезүче, климакс чорына кергән хатыннарда бу матдәгә ихтыяҗ аеруча зур икән. Ир-атлар да кальций кытлыгын авыр кичерә: сынган сөякләре ялганмаудан, тешләре төшүдән, башлары пеләшләнүдән интегәләр. Табиблар кальций кытлыгыннан иза чигүчеләргә, аның даруханәләрдә сатыла торган синтетик аналогларын, микроэлементлар, поливитаминнар эчәргә тәкъдим итә.
Йомырка кабыгының 92 процентын кальций карбонаты тәшкил итә, ә ул исә хлорлы кальцийга караганда әйбәтрәк үзләштерелә. Табигый продукт булуы сәбәпле, дөрес кулланганда, ул организмга зыян салмый. Йомырка кабыгының организмны радионуклидлардан, авыр металл тозларыннан чистартуы расланган. Бу сихәтле продукт ашкайнату системасы эшчәнлеген көйләргә ярдәм итә. Аны тешләрне, сөякләрне ныгыту, остеопороз чирен булдырмый калу, диатезны, аллергияне, тире авыруларын дәвалау, тән һәм бит тиресен чистарту өчен уңышлы кулланалар. Дәвалану өчен тавык, каз, бытбылдык, үрдәк, йорт күгәрчене, күркә йомыркалары кабыкларын кулланырга ярый, бу кош-кортларының сәламәт булуы зарур. Кошлар яңа салган чи йомырка кабыгы күпкә файдальфак. Шәһәрдә яшәүчеләргә авыл йомыркасын базардан сатып ала алалар. Мондый мөмкинлек булмаса, кошчылык фермаларында җитештерелгәне белән канәгатьләнергә туры килә.
Йомырка кабыгын сабынлап, щетка белән ышкып җиренә җиткереп юмасак, термик эшкәртеп, яхшылап киптермәсәк, сальмонеллез чире йоктыруыбыз ихтимал. Йомыркаларны ватып, савытка бушатканнан соң, кабыкларның эчендә аксымы калмасын өчен, әүвәле кран астында чайкатып алабыз. Шау кайнар содалы суга салып ярты сәгать тоткач, эчендәге ярысын куптарабыз. Җәй көне 4-5 сәгать дәвамында кызу кояш нурлары астында, бүтән вакытта 50-60 градуслы газ мичендә әйбәтләп киптерәбез. Кабыктан он ясау өчен, аны фарфор киледә агач тукмак белән төяргә, кофе тегермәнендә тартырга, блендерда ваклатырга була. Файдалы үзлекләре тулысынча саклансын өчен, металл савытлар кулланмавыбыз хәерле. Онны өсте ябык пыяла яки пластик савытта караңгы урында саклыйбыз. Аны сабыйларга, зуррак балаларга, үсмерләргә, олыларга кулланырга ярый, кешенең яшенә бәйле рәвештә, күләме төрлечә була.
Кальцийны чамасыз куллансаң, артыгы буыннарга, бөергә тоз булып утыра. Профилактика өчен эчкәндә, йомырка кабыгын бер ай кулланганнан соң, тәнәфес ясарга киңәш итәләр. Бер елга ике курс узарга ярый. Авырлы, бала имезүче хатыннарга чикләүләр куелмаган. Сөт ризыкларына, балыкка, чистартылмаган үсемлек маена кушканда, табигый кальций әйбәтрәк үзләштерелә.
Йомырка кабыгы оныннан сихәтле элексирлар ясап эчү дә файдалы. Аның ысуллары күптөрле. 1 литр кайнаган җылы суга 1 бал калагы он салып яхшылап болгатып, калдыклары төбенә утырганны көтәргә кирәк. Шул суны 4 өлешкә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Бал калагының дүрттән бер өлеше күләмендәге йомырка кабыгы оны өстенә чирек лимонның согын сыгып, әйбәтләп болгатып, ботка рәвешенә китерәләр. Бу состав сөякләр белән проблемалар булганда файда китерә. Сынган сөякләр авыр ялганса, халык дәвачылары гына түгел, табиблар да дарулар белән беррәттән көнгә өч мәртәбә берәр бал калагы йомырка кабыгы кулланырга тәкъдим итә. Онны боткаларга, мюслиларга кушып ашыйлар. Кальций әйбәтрәк үзләштерелсен өчен, аскорбин кислотасы кирәк. Ә ул цитруслы җимешләрдә күп. Диатез чыкканда, атопик дерматит чире аркасында битләре бозылып, сабыйлар кычынудан, сызланудан тилмергәндә, 2-3 г йомырка кабыгы онын 5 мл лимон согына салып болгатып, табигый дару ясыйлар. Шул ук күләмдә кайнаган җылымса су өстәп, чирле балага ашаганнан соң эчерәләр. Дәвалау курсы ике-өч ай дәвам итә. Ашказаны-эчәк трактында хроник чирләр булган авырулар, даими рәвештә ашказаны турысы кыздырып авыртудан, авызга ачы су килүдән иза чигә. Ашказаны согының ачылыгы югары булган очракта, аны нейтральләштерү максатыннан табиблар «Омез», «Алмагель А» препаратлары эчәргә куша. Ләкин дарулар зыян салмыйча да калмый шул. Халык дәвачылары ашказаны бик нык авыртып, авызга ачы су тулганда — приступ вакытында бер чынаяк җылы сөткә ике бал калагы йомырка кабыгы оны салып болгатып эчертәләр. Ашказаны согының составын нормага китерү өчен, шул рәвешчә өзлексез алты-җиде ай дәваланырга киңәш итәләр. Табиблар гастритны, ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда, дарулар белән бергә бу сихәтле онны бер ай дәвамында кулланырга рөхсәт итә.
Мондый очракта составында кальций күп булган ашамлаыкларны кулланмаска, кан составын тикшереп торырга кирәк. Аллергиядән интегүче балаларга да, олыларга да әлеге сихәтле онның ярдәме тия. Аны суга яки сөткә салып болгатып эчәргә кирәк. Сабыйларга дигән эчемлеккә он пычак очына элеп кенә салына, олыларга — 1 бал калагы күләмендә.
Климакс чорына кергән ханымнар кальций кытлыгыннан аеруча интегә. Алар арасында остеопороздан — сөякләрнең көпшәкләнеп бик тиз сынучанга әверелүеннән, буыннар шешенүдән, сызлаудан иза чигүчеләр еш очрый. Бу очракта 12-15 көн дәвамында сихәтле онны көнгә өч мәртәбә тулыр-тулмас бер бал калагы күләмендә кулланырга киңәш итәләр. Өч айлык тәнәфестән соң, дәвалану курсын янәдән кабатлыйлар. Бакчада, ихатада эшләгәндә аяк-кул тиресе тырналса, аш-су әзерләгәндә киселсәң йә пешсәң, йомырка кабыгы онын ярага сибүебез хәерле, җәрәхәтләр тиз төзәлә.
Йомырка кабыгы оны — тән тиресен чистартучы бер дигән скраб та әле ул. Аны катнаштырып ясалган маскалар тирене тукландыра, төсен матурлый, яңарта, яшәртә, тонусын яхшырта, агарта, дымландыра. Форсаттан файдаланып, берничә рецепт тәкъдим итәм. Олыгаю сәбәпле, төссезләнгән тирегә сөртү өчен: 1 йомырка сарысын, 1 десерт кашыгы кальцийлы онны, шул ук күләмдә лимонның вакланган кабыгын һәм согын, 6 мл чистартылмаган үсемлек маен яхшылап болгатып, биткә сөртәбез. Ярты сәгатьтән дымлы мамык белән чистартып сөртеп алабыз. Соңыннан битне җылы су белән юабыз.
Проблемалы тире өчен: 10 г йомырка кабыгы порошогын, 5-6 г дөге онын, 1 бал кашыгы сыек балны, 15 мл лимон согын әйбәтләп болгатып, биткә сылап 15 минут тоткач, юып төшерәбез.
Вак җыерчыкларны тигезләү, тирене тукландыру, дымландыру өчен: 35-40 г йомырка кабыгы онына, өлгереп җиткән 1 банан йомшагын изеп салабыз, икешәр кашык сөт өсте һәм каймак,ЮОг бәрәңге крахмалы өстәп болгатабыз. Әзер составны ике мәртәбә сөртәбез. Икенче катлам беренчесе кипкәч сөртелә. Биткә марля ябып, ярты сәгать ятып торгач, масканы юып төшерәбез.
Табигый продукт булса да, йомырка оны бөтен кешегә дә килешми. Яман шеш белән авыручыларга, организмы бу продуктны кабул итә, эшкәртә аямаучыларга, аның составындагы кайбер компонентларына аллергия булучыларга йомырка кабыгы онын куллану тыела. Аны куллана башлаганчы врач белән киңәшләшү, организмдагы кальций күләмен ачыклау мәҗбүри.
Сүз уңаеннан. Бакчачылар йомырка кабыгының кадерен белә. Онын ашлама итеп, кәбестә, помидор, борыч, баклажан һ.б. яшелчәләрнең кәлшәләрен күчереп утыртканда, ояларга салып калдыралар. Ул туфракның ачылыгын киметә, структурасын яхшырта. Йомырка кабыгын банкага тутырып, өстенә су коеп, 5-10 көн төнәткәч, 1:3 нисбәтендә су белән сыеклап, бүлмә гөлләренә, бакчадагы чәчәк төпләренә сибәләр, аны җимеш куаклары да үз итә. Аю чикерткә, каты корт, тычканнар үсемлекләрне харап итмәсен өчен, эрерәк итеп вакланганын түтәлләргә күмәләр, буразначыкларга тараталар. Кәбестәләргә, тамыразыкларга лайлачлар зыян китермәсен өчен, әйләнә-тирәләренә бераз гына вакланган йомырка кабыгы сибеп чыгалар.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев