Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомырка кабыгы кемгә файдалы?

Күп кенә танышларым йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташлый. Аның кальцийга бик бай, составында тимер, калий, магний, фтор, цинк, хәтта аз күләмдә булса да күкерте булган, бушка килгән табигый ашлама булуын белмиләр, күрәсең.

Йомырка пешкән суны раковинага түкмичә, бүлмә гөлләре төбенә сибүче туганнарым бар. Шәхсән үзем язын гөлләрнең туфрагын алыштырган вакытта, дренаж катламы итеп, бераз гына ваклап савыт төбенә салып калдырам. Духовкада киптереп алып, кофетарткычта он кебек итеп тарттырылганын җылы суга салып болгатып, караңгы төстәге пыяла банкада караңгы урында атна-ун көн төнәтеп, 1:3 нисбәтендә су белән сыеклап, яшелчә кәлшәләремнең төбенә сибәм. Бу эшне бакчада теплицада яки ачык грунтта башкару уңайлы, чөнки ачыган судан галәмәт сасы күкерт исе килә.

Томат, баклажан, борычларны түтәлгә күчергәндә, утырту чокырына яртышар кашык күләмендә вакланган йомырка кабыгы салып калдырсак, ул җәй буе таркалып, үсемлекләрне табигый минераллар белән тукландырып торачак. Әгәр бакчаның туфрагы комлы булса, йомырка кабыгы аны кальцийга туендырачак. Безнең бакчаныкы сыман авыр балчыксыл туфракны көпшәкләндерәчәк, нәтиҗәдә тамырларга бик ирәкле кислород агымы көчәячәк, шуның өстенә туфракның ачылыгын киметә.

Бакчагызга аю чикерткә зыян салса, йомырка кабыгы онын рафинадланмаган сыек май белән болгатып, юлларына күмеп куегыз. Аны ашаган корткычлар һичшиксез исән калмаячак. Шәхсән үзем авылда яшәгән чагымда яңа гына тишелеп чыккан, күчереп утырткан кыяр кәлшәләремнең тамырын кисеп аударып, үзәгемә үткән медведкалардан шул рәвешле котылган идем.

Яңгырлы җәйләрдә бакчадагы кәбестәләргә әкәм-төкәмнәр, лайлачлар көн күрсәтми. Бу күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, йомырка кабыгын аз гына ваклап, кәбестә түтәлләрен, яшелчәләрнең төпләрен каймалап алу отышлы. Юка тәнле лайлачлар мондый барьердан үтеп керә алмый, чөнки тиреләре ертылып һәлак була.

Тәрәзә төбендә кәлшәләр үстергән вакытта, суны күбрәк сибеп җибәрсәк, яшь үсентеләргә караяк чире ябырылып, санаулы көннәр эчендә рассадабызны тулысынча һәлак итәргә мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, туфрак әзерләгәндә йомырка кабыгын ваклап салу отышлы. Әгәр профилактика йөзеннән болай эшләмәгән булсагыз, үсемлекләр төбенә онын сибеп җибәрергә була.

Йомырка кабыгын өнәмәүче үсемлекләр булуы турында онытмыйк. Әйтик аны борчакка, сояга, фасольгә, кабак, кабакчык, кавын, карбызга, кыярга, бакча җиләгенә сибәргә киңәш итмиләр. Миләүшә гөле, глоксиния, стрептокарпус кебек үсемлекләр дә аны өнәми.


Хәмидә Гарипова

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр йомырка кабыгы