Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомырка турында...

Халык сөйләмендә күкәй дип аталган йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.

Йомырканы салкынча урында яисә тоз савыты эчендә сакларга кирәк.

Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

Ничек кенә булса да, чама хисен онытмаска кирәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка