Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йорт ишелеп төшкән!

Биш яшьлек кыз аның кырыена эленеп калган.

Кичә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге 28 июнь урамында торак йортта газ-һава катнашмасы шартлагач, бер подъезд ишелеп төшкән. Фаҗига вакытында исән калган балалар турында «Комсомольская правда» яза.

Шартлаудан соң йортның өч катында стеналар җимерелгән. Имгәнүчеләр арасында ике бала бар. Алар — 10 һәм 5 яшьлек апалы-сеңелле кызлар. Балалар дүртенче катта яшәгән, шартлау өченче катта булган. Сабыйлар икесе дә дәваханәдә.

Кызларның өлкәне, 10 яшьлек Лика сүзләренчә, әнисе аның аягын күреп ала һәм шкафны күчерә. Аның сеңлесе исә йорт диварына эленеп калган һәм өченче каттан чак кына егылып төшмәгән. Хәзер алар хдәваханәдә. Бәхеткә, балаларның сынган урыны юк, аларның тәне сыдырылган, кайбер урыннары бәрелгән.

Әлегә 3 һәлак булучы һәм 17 каза күрүче булуы ачыкланган. Хәрабәләр арасында эзләнүләр дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

Фото: 50.mchs.gov.ru
Автор:Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йорт ишелгән