Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йорты янды, үзе үлде

4нче февраль кичендә Курмала халкы тынычлап ял итә алмады. Габделфаяз Борһановның йорты түбәсеннән ургылып төтен чыкканын күреп алган күршесе 01 телефонына шалтырата.

Балтач гарнизоныннан бер-бер артлы ике, Яңгулдагы участоктан, «Сорнай», Тимирязев исемендәге хуҗалыклардан берәр янгын сүндерү машиналары тиз арада килеп җитеп ялкын белән көрәшә башлый. Сөт-май комбинаты, коммуналь хуҗалыктан да су тутырылган машиналар килә. Горнизонга янгын турындагы хәбәр 19 сәгать 23 минутта алынган булса, инде 20 сәгать 13 минутта ут сүндерелә. Тирә-яктагы бер генә каралтыга да зыян килми. Тик йорт хуҗасы гына төтенгә тончыгып бакыйлыкка күчә. 1955нче елда туган хуҗа ялгыз яшәгән була, салгаларга яраткан. Башлангыч тикшерү нәтиҗәләре буенча янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дип табыла.

Фото: http://novostey.com/society/news42481.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250