Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йошкар-Ола шәһәренә экскурсия мәгънәле сәяхәт булды, ди Вагыйз Таҗиев (+фоторепортаж)

Идел буе электр челтәрләре ветераннары Йошкар-Ола шәһәренә экскурсиягә барды.

Мин яшь чактан ук әйләнә-тирәне күзләгәндә дә, тормыш тәҗрибәсе туплый башлагач та үземнең кечкенә генә фәлсәфәләрем чыгып тора. Кайвакыт газета, радио, телевидениедә ниндидер яңалык яки берәр фикер күренә. Яхшылап карасаң болар инде күптән минем башка килгән була һәм мин аларны тормышта кулланам булып чыга. Үземнең башымда туган фикерләрне, әйтемнәрне кешеләр белән аралашып сөйләшкәндә дә темасына карап файдаланам. Менә берсе: чакырган җиргә бар, биргән әйберне кире какма, югыйсә башка чакырмаслар, бирмәсләр, дим.

Районыбызда пенсионер-ветераннарны гел күз уңында тоталар: төрле чаралар уздыралар, экскурсияләр оештыралар. Без боларда шушы җирлектә яшәүчеләр буларак катнашабыз. Әле безне үзем эшләп чыккан район электр челтәре оешмасы да шундый ук чаралар белән сөендереп тора. Башка районнарда төзелгән яңа энергообъектлар белән дә таныштыралар. Ел саен өлкәннәр көненә акчалата бүләк бирәләр, күчтәнәчләр өләшәләр. Шуларга өстәп быел мул табын артында җыелып, аралашып, үткәннәрне искә алып, сыйланып утырдык. Казаннан югары оешмабыз - Идел буе электр челтәрләренең профсоюз комитеты рәисе Фоат Абдуллаҗановның килүе мәҗлесебезне тагын да дәрәҗәлерәк итте.

Оешмабызның профсоюз комитеты һәм ветераннар советы ун районнан һәм Казандагы идарәдән кырык кешелек группаны, уңайлы автобус яллап, Йошкар-Ола шәһәренә экскурсиягә алып бардылар. Сәфәребез ял итү генә түгел мәгълүмати чара да булды. Казаннан кузгалгандагы экскурсоводыбыз юлда узган ике ярым сәгать эчендә Мари иле Республикасы турында без моңарчы ишетмәгән бик күп әйберләрне сөйләп барды. Йошкар-Оланың территориясе безнең Казаныбызныкыннан өч мәртәбә, халкы биш мәртәбә ким икән. Алардагы уртача хезмәт хакы да бездәгегә караганда кимрәк. Моны Мари иленең 58% территориясен урманнар биләп торганга җитештерүнең ким булуы белән аңлаталар.
Шулай да аларда җитештергән продукцияләрен бик күп регионнарга чыгаручы зур предприятиеләр дә бар. Шулардан барыбызга да таныш Акяшевоның тавыклар җитештерүче бик зур кошчылык холдингын әйтергә була. Ә Звенигово ит комбинатын, гомүмән, "Коммунизм оазисы" дип йөртәләр. Комбинатның капка баганаларында элеккечә урак-чүкечле кызыл флаглар эленеп тора. Ленин һәйкәле дә бар. Моннан дүрт ел элек буе өч метрлы Сталин һәйкәлен дә булдырганнар. Хезмәт хаклары да бик югары. Монда җитештерелгән колбасалар бездә дә күпләп сатыла.

Йошкар-Олага килеп җиткәч безне шәһәр белән урындагы экскурсовод таныштырды.Мари иленең элеккеге башлыгы Республикаларында Англиядәге кебек тотрыклылык, Германиядәге кебек тәртип, Италиядәге кебек матурлык урнаштыруны максат итеп куйган һәм болар өстендә ныклап эшләгәннәре күренеп тора: яр буйларын ныгытканнар, матурлаганнар; башка шәһәрләрдәге матур архитектура үрнәкләренең копияләрен төзегәннәр, хәтта Мәскәү кремленең күчермәсе дә бар. Бик күп матур-матур чиркәүләр төзегәннәр,ләкин, татарлар күп яши торган төбәк булса да, бер мәчет тә күрмәдек.
Урамда берничә урында "Йошкин кот" дигән мәче сыннары тора. Борыныңны шул сынның борынына тидерсәң, теләгән теләгең кабул була, диләр. Биналар Казандагыга караганда шактыйга кечкенәрәк. Шулай да, территорияләре зур булмагач, килешеп тора. Яңа башлык килгәч тә бу эшләрен дәвам итәләр.

Төшке аш белән ресторанда, кайтыр юлга кузгалганда кафеда сыйладылар. Менюларын үзләренең милли ашларыннан төзегәннәр. Борщны, хәтта, пешкән ипинең йомшагын алып шуның эченә салганнар иде.

Уңайлы автобусыбызда Казанга кайткач,безне таңнан ук Казанга илтеп, экскурсиядә йөреп кайтканыбызны көтеп торган Рамил Сабиров Балтачка алып кайтып өйләребезгә таратты.Бу сәфәрне булдыручыларга рәхмәтебезне өлкәннәр көне хөрмәтенә оештырылган мәҗлестә җиткердек.Менә шулай: чакырган җиргә барсаң, ял да итәрсең, дөнья да күрерсең, мәгълүматлы да булырсың.
Вагиз Таҗиев,
Балтач бистәсе.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250