Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөрим “түбәм күккә тиеп”

Кыядай нык өебездә Яшибез без нәкъ бишәү

Әтием - Ринат, әнием – Лилия
Үзем - Зөһрә, сеңлем - Зәринә
Кечкенә сеӊлем – Ясминә.

Олы бала мин гаиләдә,
Әти-әнигә терәк!
Сеӊелләрем өчен мин иптәш,
Әбиемә дә кирәк!

Әти-әни “Булышчыбыз” дип
Торалар гел-гел сөеп,
Алар мактап сөйгән саен,
Йөрим “түбәм күккә тиеп”.

Буш вакытым булды исә
Китап укырга яратам,
Район, мәктәп данын яклап
Ярышларда катнашам.

Бик яратам шул сәнгатьне,
Спортны да үз итәм.
Кирәк икән чыгып җырлыйм,
Тыпырдап биеп китәм.

Кыз кешеләр тыйнак була.
Ә мактану килешми.
Калганнарын сөйләп тормыйм,
Күп сөйләү соӊ эшмени?

***
Сиңа багышлыйм бу шигыремне,
Укымассың... Миңа барыбер.
Көнем, төнем сине уйлап үтә,
Йокыларым кача, кадерлем!
Дәрестә дә, өйдә, кунакта да
Синең хакта гына уйларым.
Син бит минем һаман күз алдымда –
Сүнми торган ялкын – хыялым!

***
Тәрәзәгә карыйм, карыйм да
Ап-ак карны күрәм...
Ә ак карда синең исем.
Кем язган? Ни өчен?
Мин тәгаен генә әйтә алмыйм...
Ә күңелем белән беләм!
Тәрәзәгә карыйм , карыйм да
Ап-ак карны күрәм...
Бу ак карның һәр бөртеге
Алты кырлы нәни бөртек-
Сиңа булган мәхәббәтем,
Мин тик шуны беләм.
Тәрәзәгә карыйм, карыйм да
Ап-ак карны күрәм.
Ап-ак карда кара төртке.
Кара төртке – кара көнче...
Ул – миндәге көнче,
Күңелем белән бетерәм..
Тәрәзәгә карыйм, карыйм да
Ап-ак карны күрәм...
Ә ак карда синең исем.
Кем язганын һәм ни өчен? –
Мин хәзер әйтеп бирәм:
Ул сүзләрне мин яздым бит,
Ак кар өсләрен бизәп.
Мәңге эреп бетмәсен дип,
Ташу булып китмәсен дип,
Сиңа булган мәхәббәтем
Ак кар бөртекләре кадәр
Икәнлеген аңласын дип,
Хисләремнән көлмәсен тик!

Яшәү рәхәт....
Яшәү рәхәт, яшәү матур җирдә
Яшәү мәгънәләрен аңласаң
Мең кат егылып, мең кат абынсаң да
Сикереп син тагын торалсаң.

Яшәү тәмле, яшәү татлы җирдә
Яшәүләрнең тәмен тоя алсаң,
Үрдән кире тәгәрәгәндә дә
“Бирешмим” дип алга атласаң.

Яшәү күркәм, яшәү гүзәл җирдә
Яшәү матурлыгын тоялсаң,
Көзге ямьсез, пычрак айларның да
Үз төсен син күралсаң.

Яшәү әйбәт, яшәү изге җирдә
Начарлыклар мәңге кылмасаң
Ямьсез эшләр, гамәлләрсез яшәп,
Кешелегең белән горурланалсаң.

Яшәү рәхәт, яшәү матур җирдә
Көчле булып кала алсаң
Сине тереләй күмүчеләргә
“Мин яшим”,- дип күкрәк кага алсаң
Яшәү рәхәт, яши белә алсаң!

***
Шигырьләр укыйм, укыйм да
Бөтен кайгымны басам.
Синең хакта, бары синең хакта
Синең хакта гына уйланам...
Нишләтим соң күңелемне –
Мин бит сине яратам!
Урамнан парлылар уза,
Син һәм мин дип юанам.
Ләкин бу бит алай түгел,
Бу мираж гына, беләм.
Чүлдә су тапмаган кебек
Көчсезлегемнән көләм.
Хыялымда әллә кайда –
Күкләрдә, сәяхәттә.
Сине эзлим - таба алмыйм,
Мин һаман шул халәттә.
Кайда соң син сөйгән ярым?
Миңа бер тавыш бирче!
Шул тавышың белән беркөн
Мине бәхеткә төрче!
Таба алмыйм. Эзлим сине...
Килеп чыкчы юлыма!
Миңа терәк булырлык,
Мәхәббәтем минем,
Әйләнимче колыңа!

Кыш
Салкын бураннары белән
кышлар килеп җиттеләр.
Йомшак, җем-җем ак кар белән
Бөтен җирне төрделәр.

Һава чиста, сулау рәхәт,
Кышкы матур көннәрдә
Берәмләп тә санап була
-Йолдызларны төннәрдә.

Бала-чага чана шуа
Чаңгы шуа өлкәннәр,
Конькиларда чапкан чакта
Күтәрелә күңелләр.

Бары кышын гына шулай
Тормыш уенга чума
Зур абыйлар, апайлар да
Сыннар ясарга чыга.

Яңа елда кышта гына
Чыршы бизәү дә анда
Шундый рәхәт, чиста вакыт
Яратам кышны шуңа!
Зөһрә Камалиева
Карадуган урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь