Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөрәк авазы

1992нче елның көзендә энем Тәбриснең 29 яшендә вакытсыз гомере өзелде. Шушы елның 13нче августында аның 50 яшьлек юбилеенда бергә утырган булыр идек. Аны сагыну-юксынуыма чик-чама юк. Менә быел да шушы көз айлары тагын хисләремне кузгатып, яңа бер шигырь юллары туды.

Яңа көн туа, сызылып таң ата,
Козгын кычкыра урман буенда.
Табигать карын җиргә тарата,
Гомере өзелеп яшь егет ята.

Кемнәр куллары өзде гомереңне,
Карлы-буранда казып кабереңне?
Җансыз гәүдәңне җиргә иңдердек,
Гомеребез буе сагынып йөрдек.

Сагыналар сине якын дусларың,
Гомерең кыска булды, дускаем.
Йөрәктә генә төзәлмәс яра,
Син генә юк бит якты дөньяда.

Энем, дип хәзер кемгә эндәшәм,
Рәсемеңә карап, күз яшен түгәм.
Кайт инде, энем, сагынам һаман,
Килеп керерсең сыман капкадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250