Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөрәк әрнүеннән юк чара...

Замана чире безне гаиләбез белән аяктан егып, кадерле тормыш иптәшемне, газиз улымны мәңгелеккә алып китте.

Хәзерге заман чире безне гаиләбез белән аяктан егып, 13 октябрь көнне кадерле тормыш иптәшем, балаларымның хөрмәтле әтисен, Пүскән авылында яшәп гомер иткән Әхмәтгали Шәһвәли улын, 30 октябрь көнне газиз булган улым, тормыш иптәше Ленураның терәген, 3 баласының әтисе Фирдәвес Әхмәтгали улын мәңгелеккә алып китте.

Шул вакытта безнең кайгыга битараф калмаучыларга, безгә ярдәм кулы сузучыларга, терәк-таяныч булучыларга, иптәшем белән улымны соңгы юлга озатырга килүчеләргә олы рәхмәтебезне ирештерәбез.

Шулай ук олы рәхмәтебезне авылыбыз имамы Фәхертдин Гарифуллинга, авылдашларга, күршеләргә, якын күршеләребез Җәмил белән Рәзиләгә, туганнарга, 3 улымның сыйныфташларына, хезмәттәшләренә, дусларына, оныкларымның бергә укыган сыйныфташларына, әти-әниләренә, укытучыларына, шулай ук киленемнең хезмәттәшләренә, үземне аякка бастырып чыгарган Балтач хастаханәсенең «Кызыл зона» табибларына, шәфкать туташларына һәм ярдәм кулы сузган барлык медицина хезмәткәрләренә, исемнәре әйтелми калган барлык кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бәла-казалар сезнең йортыгызны урап узсын.

Сезнең барчагызга гаилә бәхете, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер теләп, мәрхүмнәрнең тормыш иптәше һәм әнисе Фәүзия Нәбиева, киленем Ленура һәм оныкларым.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе