Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөрәккә дәва

Дүләнә чәчәге һәм җимеше йөрәк мускулының тонусын күтәрә, коронар тамырларда кан әйләнешен көчәйтә.

Тигез микъдарда кушылган чәчәк һәм җимешләрнең 3 аш кашыгын 3 стакан кайнар суга салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр стакан эчәләр. Валерианада коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәкнең нерв-мускул аппараты эшчәнлеген җайлый торган матдәләр бар. 1 аш кашыгы вакланган валериана тамырын ярты стакан кайнатып суытылган суга салалар да, тәүлек буе төнәтәләр, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Валериана препаратлары белән дәва курсын 3 айдан арттырырга ярамый.

Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы - 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. Цикорий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

Интернет битләреннән алынды.
Табиб белән киӊәшләшү зарури.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр