Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөрәкләрне мең кат телгән Әфган көне (+фото)

Бүген Әфганчылар көне уңаеннан Ватан сакчылары һәйкәлендә бәйрәмнең ачылыш өлеше булды. Бирегә 70ләп солдат җыелган иде.

Бүгенге көндә яшьләре 50 тирәсендә булса да, алар безнең өчен һәрчак солдат, туган илебезне саклап калган солдатлар. Ел да әлеге бәйрәм чарасына ниндидер бер авыр тойгы белән барам. Чөнки ел саен сирәгәя барган сафларны күреп, күңелдә авыр бер хис барлыкка килә. Истәлеккә фотога төшкәндә дә һәркайсы кадрга эләгергә тырышып, төшеп калыйк әле, кем белә бит, әллә башка эләкмәбез дә, дип төшә. Юк, хөрмәтле әфганчылар, ел да фотоларыбызда гына түгел, араларыбызда да күрергә язсын Сезне. Сафларыгыз сирәгәймәсен, гел дә без Әфганчылар дигән горур исемне күтәреп йөрергә насыйп булсын.

Һәйкәлгә венок салып, инде араларында булмаган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алган 70ләп катнашучының кайсының гына күңеле тыныч та, күзендә яшь юк икән?!

Шушы бәйрәм уңаеннан, хезмәттәшебез, озак еллар “Хезмәт” газетасында эшләүче Илшат Нурмөхәммәтовны да ихластан бәйрәме белән котлыйбыз. Авыр сугыш еллары артта калып, киләчәгең тыныч һәм сәламәт булсын. Гаилә тигезлегендә, хезмәттәшләреңнең хөрмәтен тоеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата