Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөртә безне язмышлар яки туган якта очрашу

Кыргызстанда яшәүче туганны...Үзбәкстанда табу

Районда сату өчен чәчәк үстерү, ягъни чәчәк бизнесына нигез салучы Кадрия апа Зарипованы белмәүчеләр сирәктер. Заманында иртә яздан теплицада канәферләр, алты сутыйлы бәрәңге бакчасын тутырып розалар үстереп, шаккатырган иде бу гаилә. Ул чакта әле кибет-базарларда чәчәк сату нокталары да, бу төр бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә юк иде. Хәзер генә ул җаның нинди чәчәк, нинди букет тели - барысы да мулдан. Үзбәкстаннан "ияреп" кайткан бу шөгыльләрен ташласа да, бүген чәчәкләрне үзләре өчен күпләп үстерә Зариповлар. Әле дә бәрәңге бакчаларының яртысын аллы-гөлле розалар бизи. Бүген сүзебез бу хакта түгел, язмам герое белән таныштыру, кереш өлеш кенә бу кадәресе.

Август башында районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы делегатларының бер төркеме кунак булып китте. Алар арасында "тамырлары" безнең яктан булган, "үз ягыма" дип, сөенә-сөенә кайтучылар да, алар кайтасын белеп, каршыларга килүчеләр дә бар иде. Кадрия апа да шулар арасында.

- Ирем Рөстәмнең Кыргызстанда яшәүче туганы Хәлимне көтәм мин, - дигән иде ул чакта баш мөхәрриребезгә һәм: "Безнең табышу тарихы бик кызыклы, бер сөйләрмен әле", - дип "оеткы" да салган иде. Очрашу мизгелләрен мөхәрриребез камерага алса, берничә көннән мин, әнә шул тарихны тыңларга дип, Кадрия апаларга бардым.

Баксаң, әле Хәлим абый да китмәгән, болай да очрашулар сирәк эләгә дип, туганнары җибәрмәгән икән...

- Без бит моннан утыз еллап элек, унөч ел Үзбәкстанда яшәдек, - Кадрия апаның хикәяте әнә шулай башланды. - Анда бертуган апам Кәүсәрия дә гаиләсе белән яши иде. Берчакны аларга кунакка барсак, бер хатын белән күршеләре Равилә апа (ул да Яңгулныкы) килеп керде. Әлеге хатын Равилә апаларга Кыргызстаннан кунакка килгән икән. Шул апа сөйли: "Минем Балтачта туганнарым бар. Сеңлем Фәния исемле, ире Галимҗан", - ди. Шушы исемнәрне ишетүгә, сикереп тордым: "Болар безнекеләр бит", - минәйтәм. Безнең сөйләшүне ишетеп, Рөстәм атылып чыккан: "Сез Фәүзия апамыни?!"...

Әнисенең бертуган апасын өч яшьләрдә генә күргәне булса да, исеме онытылмаган була. Әнә шулай, насыйп булгач, очраклы очрашу туганлык җепләрен кабат бәйләргә сәбәп була, ә бер табышкан туганнар кабат югалтышмый инде. Тормыш бит, ни сәбәпледер инде, элемтәләре өзелгән була шул.

-Әнә шул көннән бирле без алар белән гел аралашып яшибез, - дип дәвам итә Кадрия апа. - Без дә бардык, алар да кайтты. Фәүзия апа вафатыннан соң балалары белән аралашабыз.

Сөйләшүне Хәлим абый белән дәвам итәбез. Татарчасы шактый камил. Тик үзе генә канәгать түгел. "Соңгы елларда балалар, оныклар белән бергә дистанцион рәвештә өйрәндек, өйрәнәбез, кызганычка, совет чорында барысы да русча гына барды шул, - ди заманында КПСС өлкә комитетының икенче секретаре булып эшләгән Хәлим абый. - Конгресска кайткач та, Америкадан, Ираннан килгән кешеләрнең чип-чиста итеп татарча сөйләшүләрен ишеткәч, күзләргә яшьләр килде. Онытмаганнар, саклаганнар бит! Әй, рәхәтләндек ул көннәрдә татарча тыңлап, татарча сөйләшеп! Бөтенесе бик ошады".

Кыргызстан татарларын берләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе икән якташыбыз. 14 тапкыр Сабантуй үткәргәннәр, ел саен Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышлап чаралар, Ана теле, 30 августта Татарстан көне бәйрәмнәре оештыралар. "Әле яшьләр уянып кына килә, шуңа да бәйрәмнәрне, бигрәк тә Сабантуйны татарча башлап, рус телендә дәвам итәргә туры килә, - ди ул. - Ә монда барысы да башкача. Балтач бик матурланган. Гражданлык бирсәләр, бүген кайтыр идем"...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250